ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Ел саен 3 сентябрьдә Буа районында, бөтен Россия буенча кебек үк, террорчылык актларының барлык корбаннары, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләре истәлегенә багышланган чаралар уза.

1 сентябрьдә Татарстанның социаль фонды 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатыннарга пособиены вакытыннан алда  күчерәчәк.

5 сентябрьда 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында: Буа ш., Жорес ур., 110 А, 21 кабинет адресы буенча, балигъ булмаган гражданнарга алимент түләүләре буенча бурычларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итү була.

Күпчелек компанияләр һәм шәхси эшкуарлар еш кына сораулар бирәләр: иң уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар? Бу мөһим сораулар, чөнки салым салуның дөрес сайланган режимы салым йөкләмәсен фаразларга һәм исәп-хисапны дөрес оештырырга мөмкинлек бирә.

Шуларның 5010ы гараж билгеләнешендәге объектлар һәм 5 522 җир участогы, алар астында гомуми мәйданы 160 мең кв. м. артык.

Мондый саннарны Татарстан Росреестры «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 79-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә кергәннән бирле булган мәгълүматларны анализлап  атый. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан лидер төбәкләргә керә.

2023 елның 4 августындагы 479-ФЗ номерлы Федераль закон белән мәгариф турында законга үзгәрешләр кертелде. Алар укучыларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә мәҗбүри катнашуына һәм чыгарылыш укучылары өчен көмеш медальләрне кире кайтаруга кагыла.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга продукцияне алга җибәрүнең яисә кирәкле товарларны эзләүнең яңа инструментлары белән танышырга тәкъдим итә, аларны Россия сәнәгатенә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация тәкъдим итә ("Кече һәм урта эшкуарлар " корпорациясе).

Буа муниципаль районы территориясендә 826 кешедән торган (Буа шәһәрендә 52 һәм 30 авыл җирлекләрендә) ирекле халык дружиналарының 82 отряды, шулай ук 120 кешедән торган ФОРПОСТның 4 отряды эшли, алар массакүләм чаралар уздырганда актив катнашалар. Көн саен халык дружиналары шәһәр буенча уртак кизү торуга керешә, ә шимбә көннәрендә һәм дискотекалар уздыру көннәрендә һәр авыл җирлегендә авыл җирлекләре хезмәткәрләре, педагоглар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре исәбеннән ДНД әгъзалары кизү тора.

Республика көнендә Буада масштаблы капиталь ремонттан соң Килдураз авылында Республика балалар шифаханәсе ачылды. Яңартудан соң бинада дәресләр өчен уңайлы  сыйныф, реабилитация кабинетлары, уңайлы ял итү зоналары барлыкка килде. Ел дәвамында биредә 850 бала профилактик дәвалану уза алачак, бер сменада 50 бала.

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020елның   248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Росреестры тарафыннан җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар контроль (күзәтчелек) чаралары белән беррәттән өстенлекле булып тора һәм контрольдә тотылган затларга мәҗбүри таләпләрне һәм аларны үтәү ысулларын аңлату максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International