ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Беренче миф: дәүләт биш елга бер тапкыр бурычларны сызу  хокукы бирә.

Ярлылыкны киметүнең нәтиҗәле коралы булып социаль контракт социаль яклау органы һәм граждан арасында гражданның тырышлыкларын дәүләт ресурслары белән берләштерергә мөмкинлек бирүче үзара йөкләмәләр турында килешү төзү тора.

         Ел башыннан Татарстан Республикасының 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бирелә торган пособие  - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу  төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлтте.

        «Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә.  Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарстанлыга консультация бирде. Гражданнарның ОСФРга шалтыраткан төп сораулары: хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, 0 яшбтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылган.

2023 елның 21-29 июлендә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак. 2023 елда форум программасының төп темасы «вакыйгаларны оештыру» булачак. Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча узачак. Катнашучыларның планлаштырылган саны 1900 кеше.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

 

Буа муниципаль районы ветеран- спортчылары 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган пенсионерларның XIII республика спартакиадасында катнаштылар.

Буа районының «Заря» агрофирмасы басуларында авыл халкы «җирне сыйлау» дигән борынгы йола үткәргән. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналындагы кадрлар белән уртаклашты. Агрария кунакларын туфракка йомырка салырга һәм аңа  колмак эчемлеге  агызырга чакыралар.

2023 елның 5 июнендә 13.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 адресы буенча  шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.

Буа районында Татарстан Республикасы ярдәмчесе, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов булды.

 


30
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 1 июнендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Буа муниципаль районының Казма торак пунктында ремонт эшләре белән бәйле рәвештә газ бирү вакытлыча туктатыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International