Буа муниципаль районында хезмәтне саклау буенча Координация советы 2022 елның 17 октябрендә " БУА АВТОТРАНСПОРТ ПРЕДПРИЯТИЕСЕ" ҖЧҖндә күчмә утырыш үткәрде. Утырыш барышында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык, юл хәрәкәте иминлеге, шәхси саклау чараларын тәэмин итү (СИЗ) торышына мониторинг нәтиҗәләре, предприятиедә ерак араларга командировкаларда булганда машина йөртүчеләрнең хезмәт режимын һәм ял итү шартларын үтәү турында фикер алыштылар.
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Шакирова социаль участокта авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен «Мин – кеше» дигән уен уздырган.
Уенның максаты-җәмгыятьтәге яшүсмерләрнең асоциаль тәртибен диагностикалау һәм төзәтү, хокук бозуларны профилактикалау аша хокукый грамоталылыкны күтәрү.
Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Уку йорты 1922 нче елның 10 нчы октябрендә 17 бала белән эшен башлап җибәрә. 1923 нче елда халкыбызның каһарман улы Мулланур Муллаҗан улы Вахитов исемен йөртә башлый. Биредә, исеме районда гына түгел, республикада да билгеле мөгаллимнәр эшли: Ш.Н. Шәмсетдинов, Р.З. Ибраһимова, Ф.М. Галиуллин, Р.С. Галиуллина, Б.В. Фәхретдинова, Г.Г. Сүлтиева, М.М. Мәрдәнов, Р.С. Мәрдәнова башкалар. Шул көннән алып, мәктәп тугыз меңнән артык укучыга белем бирә, зур тормыш юлына озата.
Шиннарның маркировкасы турында нәрсә билгеле? Шин маркировкасы- автомобиль хуҗасы өчен мөһим мәгълүмат. Шиннарны идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 декабрендәге 1958 номерлы “Шиннарны идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен һәм шиннарга карата идентификация чаралары белән мәҗбүри тамгаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләрен раслау турында”гы карары белән расланды.
Еш кына, кредит алганда, банклар страховка сатып алырга тәкъдим итә.
Кредит алырга теләсәгез, иминият сатып алырга кирәкме?
Закон буенча (РФ ГК 343нче маддәсе) банк заемчының кредит буенча залог булган мөлкәтне иминләштерүен таләп итә ала — гадәттә ул торак яки автомобиль. Әгәр кеше мондый иминиятләштерергә теләми икән, банкның бурычка алынган акчалардан баш тартырга хокукы бар.
Гарантия талоны сатучының (җитештерүченең) гарантияле йөкләмәләрен раслаучы документ булып тора, ягъни билгеле бер вакыт аралыгында - гарантияле вакыт дәвамында товарның сыйфатын тәэмин итү буенча йөкләмәләр.
Кануннарда гарантия талонының формасы билгеләнмәгән (бу өзек документлар, оригиналны һәм талон күчермәсен рәсмиләштерү өчен бланклар булган китап һ.б.), күрсәтелгән документны төзү мәҗбүри саналмый.
Роспотребнадзор идарәсе аңлатып узганча, 2022 елның 3 июленнән соң төзелә торган банк кертеме килешүенең мәҗбүри шартлары банк тарафыннан хезмәт күрсәтү урыннарында һәм интернеттагы рәсми сайтында ачыла торган мәгълүматка туры килергә тиеш. Әлеге шартлар килешү башында таблица рәвешендә күрсәтелә һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш (395-1 номерлы «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Законның 36.2 маддәсенең 1, 3, 8, 9 өлеше):
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Буа районында тармак белгечләренең берничә буыны намуслы хезмәте белән шактый үсеш алган автоюл челтәре төзелде. Узган берничә елда ул шактый киңәйде һәм яңаруын дәвам итә.
"ДЕЛЬФИН" спорт комплексында 2006-2015 елгы балалар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Шулкадәр күп балаларны, спорт сөючеләрне, аларның күзләрендә спорт дәрте очкыннарын күрү сөенечле.
Ышанам, киләчәктә һәрберегезне яңа югары җиңүләр һәм казанышлар көтә.
Ярышлар халык арасында наркоманияне, террорчылыкны һәм экстемизмны профилактикалау кысаларында узды. Йөзүдә 57 бала катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов тапшырды.
2023 елда Буа районында "Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында 14 ишегалды территориясен яңарту планлаштырыла.
Күпфатирлы йортларның ишегалларында кешеләр белән очрашулар булып узды, аларда төзекләндерү буенча әзерләнгән проектлар турында фикер алыштылар.