ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 июнендә 10.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Ленин ур., 52 йорт) ана һәм балачак мәсьәләсе буенча ата-аналарны кабул итүнең тематик атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин гражданнарны кабул итә.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, 8-9867-10-83-78

2022 елның 3 июнендә 13.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52, шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.


28
май, 2022 ел
шимбә

Бүген Буа ветеринария техникумының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Техникум коллективын Буа районы башлыгы котлады.

- Техникумның елъязмасы битләренә күз салсак, аның тарихы никадәр бай, туган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр нинди кызыклы юл үткәнен аңлыйсың. 90 ел дәвамында техникум иң кирәкле уку йортларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Шунысы куанычлы, техникумны тәмамлаучылар бөтен ил буенча төрле өлкәләрдә намус белән эшлиләр. Ун еллар дәвамында техникум эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре үзгәрешсез калды – яңа белгечлекләр, социаль партнерлар белән тотрыклы элемтәләр, белем бирү хезмәтләрен киңәйтү, социаль әһәмиятле проектларны булдыру һәм тормышка ашыру. Техникум коллективы һәм студентлары күп кенә социаль проектларда, районда да, республика, Россия күләмендә дә төрле программалар, конкурслар һәм иҗтимагый чараларда катнашып, җиңү яулыйлар.

2022 елның 29 маенда төнлә  Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән секундына 15 метрга кадәр көньяк-көнбатыштан исүче җил көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, көндез урыны белән яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

көндез 15-20 м/с.

Минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚.

Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚

Безнең сайтта халыкның шәһәр тирәлеге һәм тормыш сыйфаты белән канәгать булу дәрәҗәсе турында сораштыру үткәрелә. Әлеге сылтама буенча сез сорауларга җавап бирә һәм гражданлык позициягезне күрсәтә аласыз.


27
май, 2022 ел
җомга

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+10˚.

Көндез максималь һава температурасы +15..+17˚.

 

Һәр хатын-кыз матур булырга тели. Ә моның күпме көч, энергия һәм финанс чыгымнарын таләп иткәнне  алар үзләре генә белә. Тик акчаны янга калдыру теләге еш кына чын уңыш тарихына әверелә, Динара Яраханова белән дә шулай булган.

 

Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «яшьләр торак конкурсы» үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Буа районында "Бергәләп коррупциягә каршы" дигән шигырь конкурсы игълан ителгән иде. Ул «Татмедиа» АҖ филиалы «Буа-информ» белән берлектә Буа районының коррупциягә каршы комиссиясе тарафыннан үткәрелде.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

"Юл хәрәкәте иминлеген арттыру "программасы кысаларында җирле акчаларга 585 кв.м юл полотносы торгызылган.

Шулай ук Буа-Яльчик - Бик-Үти юлын норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла, Нурвахит авылына юл төзелеше тәмамланып килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International