ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда);

- төнлә һәм көндез республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшемнәрнең 1-2 километрга кадәр, кыска вакытлыча 1000 метрга кадәр начараюы; юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

        Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү » илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Франшиз аша бизнесны масштаблаштыру» дигән бушлай белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрә.

Белем бирү онлайн-программасы 6 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр узачак

«Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43,  узучы, 17 ноябрьдәге бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү. Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү алдан язылу номерлары буенча башкарылачак 8(84374)3-52-89, 3- 17-04; 8(84373) 2- 52-59».


4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 2021 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм көндез көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.;

- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар, район кунаклары, якташлар!

Һәрберегезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

     Буа районында гасырлар буе күп милләт кешеләре тату, бер-берсен хөрмәт итеп яши. 29 ел элек Конституция гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты, аларның хокуклары һәм бурычларының бердәмлеген тәэмин итте.  Без, бер-беребезгә карата  хөрмәт һәм татулыкта яшәвебезне дәвам итеп, алга таба да күпмилләтле Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле эшләячәкбез, дип ышанам.

Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән  ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, су-сәләмәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлап,  тынычлык,  бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим!

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2021 елның НОЯБРЬ аена көнкүреш калдыкларын чыгару графигы

Ноябрь аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару ГРАФИГЫ


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Халык бердәмлеге көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Безнең көч-бердәмлектә» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырганнар. Максаты: балаларны «Халыклар бердәмлеге көне», аның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

Үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт:

• Җан башына уртача керемле, аның күләме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр социаль контракт төзү хокукына ия

• Социаль контрактның гамәлдә булу срогы-12 айга кадәр

* Түләү суммасы-75 000 сумга кадәр

* Түләү чоры-бер тапкыр

* Төзелгән социаль контрактлар буенча ахыр нәтиҗәгә төп таләп – социаль контрактның гамәлдә булу срогы чыккач, үзмәшгульлекне оештыру һәм гражданның (гражданның) акчаларын арттыру.

Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мәсьәләсе буенча сез социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Буа ш., Ленин ур., 52

тел.: 8 84374 34104


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International