ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ташламалы "кыска" һәм еллык 1-5% ставкасы буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыру, маркировкалау өчен җиһазлар сатып алу һәм башка максатларга алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.

Хәзер ташламалы шартларда инвестиция кредитларын авыл хуҗалыгы техникасын автомат рәвештә йөртү, ашламаларны, орлыкларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын төгәл кертү, уңышны карталау, ясалма интеллектка нигезләнгән төгәл игенчелек системаларына яки мәгълүматлар җыю һәм тапшыру өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә алырга мөмкин.

Ташламалы инвесткредитлар шулай ук чыбыксыз системаларны төзүгә һәм җиһазландыруга, шул исәптән база станцияләрен төзүгә, төгәл игенчелек инфраструктурасын үстерү өчен коммуникацион җиһазлар сатып алуга һәм урнаштыруга биреләчәк. Программа продуктларын, техниканы һәм җайланмаларны сатып алу һәм гамәлгә кертү, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм продукцияне эшкәртү өчен Интернетка киң полосалы керү мөмкинлеген тәэмин итү дә каралган.

Дәүләт ярдәменең әлеге төреннән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана ала. Әйтик, сөт заводлары сөт продукциясенең аерым төрләренә маркировканы аппарат-программа белән тәэмин итүгә, кодлар сатып алуга, кертүгә акча тота алачаклар.

Ташламалы инвестиция кредитлары шулай ук ашлыкны һәм җитенне тирәнтен эшкәртү предприятиеләренә дә киңәйтеләчәк.

Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче аграрийлар терлек азыгын, шул исәптән ашлык, шрот һәм комны, шулай ук премикслар, витаминнар, аминокислоталар сатып ала алалар. Шул ук шартларда терлек азыгы җитештерү өчен чималны үсемлекчелек продукциясен эшкәртү предприятиеләре дә сатып ала алачак. Ашлык һәм он сатып алуга ташламалы кыска сроклы кредитларга, он һәм икмәк җитештерүчеләрдән тыш, макарон сәнәгате дә рөхсәт алачак.

2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,4 млн. нан артык өземтә биргән, бу 2019 елга караганда 36% ка күбрәк. Электрон формада бирелгән мәгълүматларның күләме 93% (2,2 млн. артык) тәшкил иткән, шул ук вакытта кәгазь вариантта 180 меңнән артык өземтә бирелгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча аерым затның күчемсез милек объектларына булган хокуклары турында запрос алулар саны 130 процентка якын арткан. Әйтик, 2020 елда 930 меңгә якын әлеге өземтә бирелгән, 2019 елда – 400 меңгә якын. Шулай ук татарстанлылар күчемсез милек объекты турында мәгълүматларны актив соратып алган. Узган ел шундый 110 мең өземтә бирелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 75% ка күбрәк (62489). Моннан тыш, күчемсез милек объектына хокукларны күчерү турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләрнең  27% ка диярлек (40526) артуы теркәлгән.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр төп характеристикалар һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында өземтәләргә азрак заказ биргән (24% ка). Чагыштыру өчен: 2020 елда алар саны 347500 булса , ә 2019 елда 459306 булган.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм "Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына салымнар һәм җыемнар турында үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2020 елга транспорт салымы һәм җир салымы буенча салым декларацияләрен тапшырмыйлар.

Моның белән бәйле рәвештә, транспорт яисә җир салымы буенча ташламаларга хокуклы оешмаларга салым органына Россия Федераль салым хезмәтенең 2019 елның 25 июлендәге ММВ-7-21/377@ Россия Федераль салым хезмәтенең (КНД 1150064) әмере белән расланган формада транспорт салымы һәм (яисә) җир салымы буенча салым ташламалары бирү турында гариза җибәрергә кирәк. Гариза белән бергә оешма әлеге ташламага хокукны раслый торган документларны тапшырырга хокуклы.

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге район гражданнарыннан маркировкаланмаган товарлар (аяк киеме, тәмәке эшләнмәләре, хушбуй, фототоварлар, шиннар һәм пневматик покрышкалар, җиңел сәнәгать продукциясе) сату фактларын ачыклаганда язмача хәбәр итүне сорый:

- 422430, ТР, Буа ш., Ефремов ур., 135.;

- рәсми сайттагы  «Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү» бүлеге аша– www.16.rospotrebnadzor.ru; http://rpn.tatar.ru/;

- электрон почта адресы буенча: rpn.buinsk@tatar.ru »

РОСРЕЕСТР ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ ПРОЦЕССЫ МАКСИМАЛЬ ОРИЕНТЛАШАЧАК

Бу хакта Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова хәбәр итте.

"Росреестрның цифрлы трансформация ведомство программасы кысаларында бизнес-процессларга реинжиниринг уздырылачак һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк, онлайн режимында мәгълүматлар алмашу өчен нәтиҗәле киңлек булдырылачак, шул ук вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен Росреестрның территориаль органнары һәм Федераль кадастр палатасы филиаллары белән тыгыз хезмәттәшлек нигез булачак", - диде Мартынова.

Хәзерге вакытта ведомствоның архитектура-техник советы булдырылды инде, ул Росреестрның цифрлы трансформациясе белән Стратегик идарә итү эшен координацияли. Совет эшенә цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркем җәлеп ителәчәк. Шулай ук 2021-2024 елларга Росреестрның бердәм үзәкләштерелгән мәгълүмати иминлек системасын булдыру концепциясе эшләнде.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Буа үзәк хастаханәсендә график буенча коронавирус йогышыннан вакцинациянең икенче этабы уздырыла. 35 кеше инде "Спутник V" вакцинасының икенче составын алган.

 Исегезгә төшерәбез, прививка ясарга теләүчеләр 1 нче сырхауханнең регистратурасына (яңа поликлиника) 3-27-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала.

Прививка кадату өчен алдан язылып куялар. Хәзерге вакытта вакциналар юк, киләсе тәэмин итү көтелә. Әмма башлангыч исемлекләр формалаша.  Бүгенгә вакцина ясатуны 150 кеше көтә.

 Соңгы мәгълүмат буенча антитәнчекләргә анализ башка таләп ителми, ковидтан прививканы 18 яшьтән зуррак барлык теләүчеләр дә ясата алачак.

Вакцина турында тулырак мәгълүмат        «Буа үзәк район хастаханәсе» сайтында crb-buinsk.ru

Вакцинациягә язылу өчен телефон: 8(843)74 3-27-88, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.

 

Тиешле сыйфатлы, алмаштырып булмаган товарлар исемлеге расланды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган исемлеккә түбәндәгеләр керә. :

Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (санитария һәм гигиена, металл, резина, текстиль һәм башка материаллар, медицина әйберләре, авыз куышлыгы гигиенасы чаралары, линза, балалар карау предметлары), дару препаратлары;

Шәхси гигиена предметлары (теш щеткалары, тараклар, , чәч каптырмалары, көдерләткечләр, париклар, шиньоннар һәм башка шундый ук товарлар);

Парфюм-косметика товарлары;

2021 елның беренче аенда Буада 12 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Шуның кадәр үк бала туган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быелгы гыйнварда 4 туйга күбрәк булган. Ә менә балалар кимрәк туган, узган ел район буенча 24 бала тууы теркәлгән иде.

 

Балалар өчен тотып тору җайланмасын «#Бала төп пассажир» оператив-профилактик чара үткәрү кысаларында тапшырдылар.

Бала тудыру йортыннан чыкканда бәхетле гаиләгә автобишекне Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Миннебаев Р. Р., «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа шәһәре буенча башлыгы Мурзакова С. М, муниципаль хезмәт белгече Санатуллина Э. И. тапшырдылар.

Шулай ук яшь ата-аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып тору җайланмасын куллану кирәклеге турында искә төшерделәр һәм куркынычсыз  юллар теләделәр.
 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Буа муниципаль районында җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы 31,195 км юл, район торак пунктларын тоташтыручы 10 км дан артык төбәк юллары норматив хәлгә китерелде. 2021 елга да  күләмнәр ким түгел.

Республика программасы кысаларында Буа – Яльчик – Исәк, Буа – Тәтеш (2км), Боерган – Борындык тимер юл станциясе (4,24 км), Казан – Ульяновск – Иске Мәртле – Канава (2,57 км), Буа – Яльчик – Югары Лашчы, Кыят – Яшевка автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалачак.

Исемлектә шулай ук муниципалитет акчасына юлларны норматив хәлгә китерү дә бар. Буа муниципаль районының юл эшләре программасы объектлары исемлегенә кертелгән:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International