ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елда программалаштыру, цифрлы маркетинг, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле бушлай белем ала алачак. Дәүләттән персональ санлы сертификатларны бирү 15 октябрьдә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында старт алды.

Сертификатка гаризаны цифровойсертификат.рф. сайтында бирергә мөмкин.аны пенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле Россиянең балигъ булмаган гражданнары ала ала. Шәхси цифрлы сертификатларга ия булучылар шулай ук «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасының эш төркеме тарафыннан хупланган субъектта даими яки вакытлыча теркәүгә ия булырга тиеш.

Укулар тулысынча дистанцион форматта уза, аның нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклык алачаклар. Шәхси цифрлы сертификатлар ярдәмендә Россия халкы ясалма интеллект, программалаштыру һәм ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау, цифрлы маркетинг, цифрлы дизайн һ.б. кебек 22 үтә күренмәле юнәлештә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында маска режимы озайтылды. Буа муниципаль районында битлек режимын, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның башка чараларын үтәү 5 мобиль төркем тарафыннан контрольдә тотыла, алар көн саен тәртип бозучыларны ачыклау максатыннан, рейдларга чыга. Бүген мобиль төркемнәр үз эшләрен дәвам иттеләр һәм 38 объектны, шул исәптән 4 транспорт объектын тикшерделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, җәмәгать урыннарында гражданнар битлекләрдә, әмма битлек кимәүчеләр дә очрый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 15 октябрьдә мобиль төркемнәр тарафыннан хокук бозуларны теркәү турында 2 акт рәсмиләштерелгән, маска режимын үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре 50 дән артык кешене колачлаган.

Оператив мобиль контроль дәвам итә.

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.

«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде.

Күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы аграрийлары 1 нче урынга чыкты, алар Росагролизингның ташламалы программалары буенча 839 техника сатып алганнар. Алынган техниканың гомуми бәясе 3 млрд.сумга якын. Уртача уңыш та артты: агымдагы елда ул 2019 елга караганда гектардан 5,4 центнерга күбрәк булды.

Росагролизингта, аграрийлар яңа техника ярдәмендә урып-җыю кампаниясен вакытында башкарып чыга алдылар, дип билгеләп үтәләр.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Буа ветеринария техникумының «Игелек» волонтерлары белән берлектә өлкән кешегә йорт яны участогында ярдәм күрсәттеләр. Һәр көзне хатын-кыз яшелчә утырту өчен бакча әзерли. Ләкин сәламәтлеге кишәрлекне үзенә казырга мөмкинлек бирми.

Хәзерге  мәшәкатьле заманда кемгәдәр ярдәм итергә теләүчеләрнең булуы яхшы күренеш. Аеручы мондый ирекле ярдәмгә ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, ветераннар мохтаҗ. Өлкән буынга карата ихтирам һәм хөрмәт-ул халыкның мәдәниятен һәм тәрбиясен чагылдыру.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә:

Эш бирүчеләр игътибарына! 2020 елдан башлап эш бирүчеләр Россия Пенсия фондына үз хезмәткәрләренең хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау турында мәгълүматларны СЗВ-ТД формасы буенча 31.12.2020 елга кадәр тапшырырга тиеш. Үз сайлауларын ачыклаган иминләштерелгән затлар буенча мәгълүматларны бик кыска вакытка калдырмаска һәм мәгълүматны Пенсия фондына җибәрергә киңәш итәбез. Эш бирүче тарафыннан мәгълүматларны тапшырмаган өчен Пенсия фондына административ җаваплылык каралган. Төгәлрәк мәгълүмат Россия Пенсия фондының рәсми сайтында PFRF.RU

Бүген 1920 елның 15 октябрендә туган,  Буа районының Югары Лашчы авылында гомер итүче Галия Зарипова лаеклы ялга «Үрнәк»  колхозыннан китә, ул хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшләгән. Галия апа Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәтчәне). Юбилярга РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Санитар-эпидемиологик хәл уңаеннан  юбилярга котлаулар туганнары аша тапшырылды.

Бөтендөнья чиста куллар көне (Global Handwashing Day) 2008 елның 15 октябрендә билгеләп үтелә. Бу датаның идеясе БМО Генераль Ассамблеясында ЮНИСЕФ балалар фонды һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә тәкъдим ителгән.

Бөтендөнья чиста кулларының төп максаты кешеләрне гадәт үзгәрүдә катнашуга җәлеп итү, кулларны гади сабын белән юу күп санлы авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.

Роспотребнадзор искәртеп узганча, яңа коронавирус  инфекциясе таралу куркынычы шартларында кул гигиенасына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәламәтлегегезне саклагыз, җәмәгать урыннарында, транспортта һәрвакыт куллар өчен индивидуаль яклау чаралары кулланыгыз һәм кулларыгызны юыгыз.

"Кул юу буенча глобаль партнерлык" халыкара оешмасы мәгълүматы буенча, сабын белән кулларны юу COVID-19 белән көрәштә төп рольне уйный. Кул юу вирусның тышкы мембранасын җимерә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кулларны даими сабын белән юу COVID-19 йоктыру ихтималын 36% ка киметергә мөмкин.

Сабынлап кул юу - ул йогышлы авырулардан, шул исәптән холера, Эбола бизгәге, шигеллез, атипик үпкә ялкынсынуы, Е гепатиты һәм башка күп авырулардан саклануның иң нәтиҗәле һәм иң үтемле ысулы. Кул юу эчәк авыруларын 30-48%ка киметергә, кискен респиратор инфекцияләр санын 20%ка киметергә мөмкин

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) коронавирус йогышы һәм коронавируска шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче-эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары белән.

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләр башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарын түләргә бурычлы.

Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International