Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов бүген Буа районының Иске Мәртле авылында «Акыллы ферма» ҖЧҖдә булдылар. Алар терлекчелек биналарын, терлекләрне җәйге асрау өчен төзелә торган кардаларны, кышкы чорга азык запасларын карадылар, шулай ук сөт-товар фермасын реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар. «Шәйхаттаров» крестьян-фермер хуҗалыгында да ремонт эшләренә керешкәннәр, биредә мөгезле эре терлек симертү өчен бинага капиталь ремонт таләп ителә. Шулай ук Ранис Камартдинов «Заря» агрофирмасының Боерган бүлекчәсе кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм механизаторлар, комбайнчылар белән күрешеп сөйләште.
Уракка килгәндә, 29 июльгә Буа районында 9 400 гектар ашлык җыеп алынган, 38 400 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә турларны юкка чыгарган туроператорларның кулланучыларга тигез мәгънәле туристлык хезмәтләре күрсәтү, шулай ук юкка чыгарылган турлар өчен акчаны кире кайтару срокларын билгели торган карар (2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы) кабул ителде.
2020 елның 31 мартына кадәр 2020 яки 2021 елга Россия яки чит ил сәфәрләренә өлешчә яки тулысынча түләгән кулланучыларга туроператор тигез хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Турның куллану үзлекләре: тору программасы, маршрут һәм сәяхәт шартлары, яшәү шартлары (урнашу урыны, кунакханә категориясе) һәм туклану, вакытлыча тору урынында туристны ташу буенча хезмәтләр, шулай ук өстәмә хезмәтләр элек төзелгән һәм түләнгән шартнамәгә туры килергә тиеш.
30 июльдә 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда шәһәр читендәге күчемсез милекне, шул исәптән дача амнистиясен рәсмиләштерү үзенчәлекләренә багышланган «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак.
Бу тема буенча Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатмалар бирәчәк.
Шул ук вакытта һәр тамашачы үзен борчыган сорауны да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирында (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 кайнар линия телефонын җыярга гына кирәк.
Программаны 13: 30дан 14: 00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15: 30 һәм 19: 30, Шимбә - 18: 30, якшәмбе – 13:30.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте" бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестры youtub каналында .
Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә, диспансерлаштыруны вакытлыча туктатып тору сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ташламалы дару чаралары, медицина әйберләре, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча эш алып баралар. "Демография” илкүләм проектының “өлкән буын” федераль проекты кысаларында сатып алынган комплекслы үзәк автотранспортында расланган график буенча алып барыла. Бүгенге көндә бу хезмәттән 46 өлкән кеше файдаланган.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ИТ-цифрлы кластерлар, югары уку йортлары һәм эшләүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм цифрлы сервислар булдыруда иң яхшы төбәк тәҗрибәсен киң колачлаячак. Бу хакта Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова Татарстан Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре ИТ-цифрлы җәмәгатьчелек вәкилләре белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
Киңәйтелгән киңәшмәдә катнашучылар регионнардан күчемсез милек өлкәсендә яңа цифрлы проектларны тәкъдир иттеләр һәм җентекләп фикер алыштылар-бу уңышлы тәҗрибә башка төбәкләрдә дә дәвам итәчәк.
Чарада шулай ук ведомство җитәкчесе урынбасары Алексей Штейников, «Геодезия, картография һәм ИПД Үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Турчанова һәм «Роскартография» АҖ генераль директоры урынбасары Максим Волков катнашты.
Кешенең яңа коронавирус йогышы белән йогышлануының мөмкин юлларының берсе булып вирус яшәгән өслеккә кагылу тора. COVID-19 таралуны булдырмау өчен рекомендацияләр үтәлмәгәндә, зарарлану лайлалы борын, күз һәм авыз аша булырга мөмкин. Үз чиратында, әйберләрнең өслекләрен пычрату, нигездә, зарарланган кеше сулышы, төчкерүе һәм ютәле вакытында вирус кисәкчекләренең таралуы нәтиҗәсендә килеп чыга.
«Вектор» кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төрле өслекләрдә яңа коронавирусның тормыш сәләтен саклауга багышланган тикшеренүләр үткәрелде. Вирус 48 сәгатьтән артык вакыт эчендә төрле өслекләрдә (корыч, линолеум, пыяла, пластик, керамик плитка) үзенең тормыш сәләтен саклый һәм зарарлану чыганагы була ала. Шул ук вакытта дезинфекция чаралары белән зарарланган өслекләрне эшкәртүнең тормышка сәләтле вирус кисәкчеләре белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирүе ачыкланган. Гомумән алганда, берничә дистә төрле матдәнең дезинфекцияләү үзлекләре тикшерелде: хлорлы һәм спиртлы дезинфектантлар, дүртенче аммоний кушылмалары һәм өченчел аминнар нигезендә дезинфектантлар. Бу дезинфектантларның барысы да вирусны тиз һәм нәтиҗәле үтерә. Этил һәм изопропил спирты 30% концентрациясендә дә 30 секунд эчендә миллионга кадәр вирусны юк итәргә сәләтле. Хлорлы дезинфектантлар да шундый ук нәтиҗәлелеккә ия: берничә дистә секунд эчендә өслекне тулысынча зарарсызландыралар. Өченчел һәм дүртенчел аминнар нигезендә дезинфектантлар коронавирусның тормыш сәләтен берничә минут дәвамында югалтуга китерә.
Гражданнарны үз вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз.
Шундый ук "кайнар линия" Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге (84374) 3-52-89 телефоны буенча үткәрә.
«Кайнар линия» 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр эшли
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге
Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшли.
"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" - ул инновацион технологияләр кулланып, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә карау һәм тернәкләндерү техник чараларын куллану принципларына өйрәтүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән мәктәптә тәрбияләнүнең гамәли күнекмәләрен эшләү өчен техник тернәкләндерү чаралары, шулай ук манекен-тренажер белән җиһазландырылган кабинет булдырылды.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә» алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына үз карамагындагыларга тулы канлы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүче белгечләргә үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирә.
"Ярдәм янәшә! Помощь рядом" масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Буа районында 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек тартмалары кайтарылды.
Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом" - ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 28 гаиләгә азык-төлек ьыелмаларын илтеп тапшыру эше оештырылды.
Бүген, 28 июль көнне Буа муниципаль районында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлауны тәмамлау уңаеннан тантаналы чаралар узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасы, Теңкәш авылы мәдәният йорты, Чуаш Киштәге авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе биналары яңартылды.
"Төзекләндерелгән торак йортлар, мәктәпләр, административ биналар, яңа архитектура объектлары, яңа балалар уен мәйданчыклары, скверлар һәм ял зоналары безнең шәһәр һәм район йөзен уңай якка үзгәртә. Бүгенге чаралар да моңа дәлил булып тора. Бу объектлар безнең район халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле объектлар. Хәзер биредә буалыларның һәрьяклап үсеше өчен уңай шартлар тудырылган. Гамәлдәге зирәк дәүләт сәясәте ярдәмендә без куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итә алдык», - дип ассызыклады район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районны төзекләндерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук бүген Теңкәш авылында яңа спорт мәйданчыгы да тантаналы төстә ачылды.