ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20 апрельдән башлап Татарстанда яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек яки ресираторларда булырга тиеш дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
«20.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү, җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) булуы тыела)», —диелә документта.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
Үзмәшгульләр өчен салым режимы турында махсус сайт - «Һөнәри керемгә салым» npd.nalog.ru/
Сайтта салым режимы, аны куллану кагыйдәләре, законда каралган өстенлекләр һәм чикләүләр турында укырга мөмкин. Шулай ук анда норматив документларның актуаль редакцияләрен табарга мөмкин.
Хөрмәтле буалылар! Христосның якты бәйрәме-Изге Пасха белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үзизоляция режимы игълан ителгән чорда видеоэлемтә буенча волонтерлар катнашында мастер-класс узды. Буа ветеринария техникумы волонтерлары пешекче эше укытучысы-Юнысова Фирая Фәрит кызы белән берлектә социаль хезмәт алучыларга тәмле кекслар пешереп күрсәттеләр.
- Дөрес әзерләнгән камыр тәмле кексның нигезе булып тора. Кекс күпереп пешсен өчен, йомырка агын сарысыннан аерым туглыйлар, ә аннары әзер камырга өстиләр, - ди Фирая Фәритовна. Әлеге мастер-класста катнашучылыар социаль хезмәт алучылар барысы да бердәм эшкә кереште – берәүләре онны үлчәде, икенчеләре йөзем бүлде, кемдер кекслар өчен бизәү әйберләре әзерләде. Әзер кекслар төрле
төстәге сибү белән бизәлде. Ә аннары яңа пешкән хуш исле кекслар белән тәмле чәй эчтеләр. Кекслар бик күп пешерелде, бу чарада катнашмаган интернат-йортта яшәүчеләрнең барысына да җитте.
Буа районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән 9 нчы сыйныф укучылары планшетлар алды, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алды.
Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм ярдщм итщ алучы кешеләр. Сез шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән балаларга дистанцион белем бирү өчен шартлар тудыруда мөмкин кадәр ярдәм кертә аласыз - компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар алуда, яисә файдаланылмый торганнарын мәктәпкә тапшырып, интернет трафик өчен түләрдә катнашып. #отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясендә катнашыгыз. Балаларга белем алырга ярдәм итегез.
Коронавирус белән бәйле рәвештә өйдә үзизоляция-бу вакытны үз-үзеңне үстерүгә багышлау өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, дөнья кинематографының классикасын өйрәнергә яки зур экранга чыкмаган фильмнарны карарга. Буалылар игътибарына "Хәлимә"фильмын тәкъдим итәбез.
Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы хоккейчысы, "Болгар хәләл" ҖЧҖ хуҗасы Евгений Медведев Буа муниципаль районы аграрчыларының тәҗрибәсен өйрәнергә килгән иде. Алар белән Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм "Авангард" хуҗалыгы җитәкчесе Николай Курчаткин очрашты.
РФ Хөкүмәтенең 16 апрельдәге яңа карары нигезендә, бу дистанцион эшкә күчмәгән һәм отпуск ялында булмаган эшләүче пенсионерларга кагыла. Чара COVID-19 таралышына каршы көрәш өчен гамәлгә ашырылган.
Больничныйны эш бирүчеләр тарафыннан Социаль иминият фондына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә бирәчәкләр. "Гражданнарга нинди дә булса өстәмә мәгълүмат яки документлар тапшырырга кирәк булмаячак", - дип аңлаттылар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында
Электрон хасталык кәгазе Федераль социаль иминият фонды акчалары хисабына больничный формалашкан көннән алып, 7 календарь көн эчендә турыдан-туры хезмәткәргә түләнә. Бу механизм эш бирүченең акчаларын, хәтта кыска вакыт эчендә дә читкә юнәлдермәскә мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк 65 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен хасталык кәгазьләрен дистанцион рәсмиләштерүнең шундый ук тәртибе 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр каралган иде.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.
Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр исәбеннән фатир яки җиде квадрат метр торак йорт мәйданы күләмендә өстәмә тотып калынган акча бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул чакта салымны исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт тотып калынган һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә тотып калынган акча кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 квадрат метрның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак