Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хезмәткә сәләтсез гражданны караучы, эшләмәүче граждан компенсация түләвен рәсмиләштерә ала, дип искәртә.
Карауга билгеләнгән гражданинның категориясенә карап, караучыга компенсация яисә айлык түләү билгеләнә.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Гарденотерапия» технологиясе буенча короновирус инфекциясе таралган чорда эшне дәвам итәләр.
Тәкъдим ителгән программа кысаларында үсемлекләр белән эшләү физик һәм психологик иминлеккә уңай тәэсир итә һәм актив терапиянең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Программа клиентларда танып-белү активлыгын, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерүне, шулай ук вак моторика, хәтер, күзәтүчәнлек, игътибар, иҗади сәләтләрне, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлекне үстерүне күз алдында тота.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының "Батыр "спорт мәктәбенең футбол бүлеген тәмамлаучыларны бүләкләделәр.
Быел спорт мәктәбенең иң титуллы укучылары чыгарыла, алар Республика һәм Россия дәрәҗәсендә күп җиңүләр яуладылар. Ярышлар һәм күнекмәләр, җиңелүләр һәм җиңүләр яшьләре! Мәктәптә һәркем көчле, җитез булырга өйрәнде!
Спорт мәктәбен тәмамлау белән без бүген сезне котлыйбыз! Һәм сезгә яңа уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә!
Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза биргәндә мондый мөмкинлек бар. 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, ә 16 июньнән прописка урыны буенча участок сайлау комиссиясендә бирелә.
Яхшы йөзә белү-суда куркынычсыз ял итүнең иң мөһим гарантияләренең берсе. Тик шуны истә тотыгыз, яхшы йөзүче дә даими саклык, дисциплина һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш:
Яз килү белән күп фатирлы йортның (алга таба - КФЙ) янәшәсендәге территорияне карап тоту мәсьәләсе аеруча кискен тора.
РФ Торак кодексының 36 статьясы нигезендә, КФЙ янындагы территория күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә гомуми өлешле милек хокукында гомуми милек булып тора.
2020 елның 15 июненнән һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр салым түләүчеләрне территориаль салым органнарында кабул итү һәм хезмәт күрсәтү Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив « Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» сервисы аша шәхси саклану чараларын йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алып бары тик алдан язылу буенча гына башкарылачак.
«Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне «Россия җиңүләре» интеллектуаль онлайн-уенында катнашырга чакыра.
Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә һәм чарага сылтама буенча язылырга кирәк: https://волонтерыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285
Башлана — 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыра. «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме Россия шәһәрләренә биреләчәк, аларда яшәүчеләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән. Казан-мактаулы исем алуга дәгъва кылучыларның берсе.
Бүген, 9 июньдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садреев сайланды.