Татарстан хакимияте, республика халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропуск рәсмиләштерә алсын өчен, сайттагы шәхси кабинетны эшләтеп җибәрде.
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча 6 апрельдә 18 сәгатьтән 7 апрельгә кадәр, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда 18 м/с га кадәр); төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын кисәтү максатларында, 6.04.2020 елдан башлап территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү аерым күрсәтмәләргә кадәр туктатылды.
4 апрельдә видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына, терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелды, дип, хәбәр итте.
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.
Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Полиция, Буа район үзәк хастаханәсе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа районындагы идарәсе хезмәткәрләре медицина битлекләрендә -шул рәвешле алар Буага күптән түгел чит илдән кайтучыларны һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиешле кешеләрне тикшерәләр. Кулларында адреслы исемлекләр, шулай ук шәхси саклану чаралары да бар: битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары. Рейдлар барышында алар мондый гражданнарның өйдә булу фактын гына түгел, ә аларның яшәү режимын да тикшерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлмәдән чыккан очракта, карантиндагы зат медицина битлеген киергә тиеш. Шәхси савыт — саба һәм шәхси бәдрәф предметлары аерым булырга, ә бөтен йорт буенча бүлмәләр даими җилләтеп торылырга, дезинфекция режимы үтәлергә тиеш. Гражданнарның җаваплылыкны аңлавы бик мөһим.
Кушылыгыз! Видео төшереп Instagramдагы аккаунтыгызда бастырып чыгарыгыз. Һичшиксез, @official_buinsk аккаунтын билгеләгез һәм #живуСпортомДомавБуинске хештегын күрсәтегез. Иң кызык роликлар Буа районы рәсми аккаунтында бастырылачак -@official_buinsk
6 апрельдә бизнес өчен «Кризис чорында компаниянең эш-гамәлләре стратегиясе һәм тактикасы (кризисның сценарийлары һәм фаразлары)» онлайн-дәрес узачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясе ТР Президенты йөкләмәсе буенча @economy.rt, @dom_pred, @bizfabrika эшли башлады. Проект эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.
Беренче онлайн-дәрестә кризиска каршы идарәне эшләтеп җибәрү технологияләре, кризиска каршы стратегияләр төрләре, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнары, тышкы һәм эчке мохитне анализлау методлары турында фикер алышачаклар.
Чара 11:00 сәгаттә башлана.
Регистрация өчен сылтама - http://biz-balance.ru/antikrizis_pro