7 апрельдән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линия ача, аңа шалтыратып гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә кирәген һәм аның сәбәпләрен белә алачак. Кайнар линия көн саен - 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13 дән 17.00 сәгатькә кадәр барачак.
Адав-Толымбай авылында туып-үскән Рамил Шәрәповка унбиш концерт куярга туры килде. "Борчылмыйм, сәламәтлек мөһимрәк», - ди ул.
Коронавирус буенча эпидемиологик хәл белән бәйле ял көннәрендә Шәрәпов гаиләсе белән бергә Буада, хатынының әнисендә яшәп яталар.
- Нинди срокка әйтә алмыйм. Тик эшсез утырмыйм. Казаннан куелмалы мыеклар алып кайтуым яхшы булды. Үз аккаунтымда Instagram да кызыклы постлар урнаштырам. Үз-үзеңне изоляцияләүдә уңай мизгелләр дә бар: мин инде күптән гаиләм, туганнарым белән янәшә булмадым. Гел гастрольләрдә бит. Киләчәккә планлаштырылган концертлар өчен шаян номерлар уйлыйм, - ди юморист.
Снайпер Валя, снайпер Клава һәм Рита. Валентина бу өчлектә исән калганнарның берсе.
Снайпер хатага хокуклы түгел. Бигрәк тә сугышта. 1943 елда Буадан фронтка киткән Валентина Гусарова (кыз фамилиясе Захарова), Васильевка бистәсеннән Клавдия Лазарева моны яхшы үзләштерәләр. Снайпер-кызлар дошманның туп-туры күкрәгенә төзәп атарга өйрәнәләр.
- Безгә 19 яшь иде. Мәскәүдә снайперлар әзерләү буенча үзәк мәктәпне тәмамлаганнан соң безне III Белоруссия фронтына җибәрделәр. Ә Рита Баркованы Подольскида мәдәният эшчесе итеп калдырдылар. Тиздән Орша шәһәре өчен сугыш башланды. Немецлар, бу шәһәрне басып
алып, Көньяк Пруссиягә керергә теләделәр. Без ахыргача каршы тордык. Күпме солдат һәлак булган, яраланган. Салкын окопларда засадалар, Бобр, Неман елгаларны кичүе- боларның барысы да йөрәктә саклана. Көндез землянкаларда немецлар сизмәсен диеп учак якмадык, ә төнлә генә җылына идек. Болар барысы да коточкыч төш булып тоелды, - дип сөйли ул.
Республикада, шул исәптән районда, 1 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде, ул 30 майга кадәр гамәлдә булачак.
Бәла булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Участок территориясен һәм якын-тирә территорияне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, коелган яфраклардан вакытында чистартырга кирәк. Һәр корылма янында су белән сыешлык урнаштырырга кирәк. Корылмаларда түбәләргә җитүче терәтелгән яисә беркетелгән баскычлар, ә түбә өстендә – түбә очына кадәр барып җитүче баскыч булырга тиеш. Бина һәм корылмалардан 50 метрдан ким ераклыкта булган урыннарда учак ягу, чүп-чар яндыру тыела. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, барлык янгыннарның 50 проценты коры үлән, чүп-чар якканда килеп чыга. Ишегалларында газлы баллоннарны, шулай ук җиңел ялкынсынучы яки янучы сыеклыклар салынган савытларны калдырырга ярамый. Электр челтәрләрен, электр һәм газ приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотарга һәм аларны эксплуатацияләгәндә саклык чараларын үтәргә кирәк. Ут белән балалар шаяруына чик кую аеруча мөһим.
Буада яшәүче 55 яшьлек Анисимова Ләлә Зарифулла кызы үз өендә сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм үз - үзеңне изоляцияләү режимы буенча таләпләрне үти-көн саен саф һавада спорт белән шөгыльләнә. Спорт - ул аның яшәү рәвеше. Кыш көне гаиләсе белән Наратлыкта чаңгы шуа, коронавирус пандемиясе башланганчы скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, даими рәвештә бассейнга йөзүгә йөри.
65 яшьтән өлкәнрәк, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча билгеләнгән пособие өчен, карантин чорында, гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Хасталык кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры Социаль иминият фонды акчаларыннан килә.
"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзебезне изоляцияләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Эшчәнлек өлкәсе ерактан торып эшләүне күздә тотмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен хасталык кәгазе алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылган», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы кемгә кагыла?
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча Пенсия фонды, закон нигезендә, документлар белән даими рәвештә расланырга тиешле түләүләрне озайтуга керешәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искәртә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә: татарстанлыларга 2020 елның апрель ае өчен пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.