Сорау: Мин рәсмиләштерелмичә эшләдем, тик хәзер мине эштән чыгардылар, мин эшсезлек буенча пособие 12130 сумга дәгъва итә аламмы?
Сорау: Мин шәхси эшмәкәр, ләкин хәзер үз эшчәнлегемне алып бара алмыйм. Мин мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга һәм эшсезлек буенча пособие ала аламмы?
Мәшгульлек үзәгендә 30.03.2020 елдан башлап дистанцион форматта теркәлергә мөмкин.
Туры килә торган эшне эзләү максатларында теркәү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирү юлы белән башкарыла.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы үзгәрүчәнлегенә бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Буа муниципаль районы Лаеш тимер юл разъезды бистәсендә урнашкан «Әхмәт электромеханика заводы» предприятиесенең эшчәнлеге, булган проблемалар һәм яңа эпидемиологик хәл аркасында эшне туктатып тору турында предприятиенең генераль директоры Хәбибҗанов Эдуард Мәгәфур улы чыгыш ясады
Тиешле смс булганда, ике сәбәп буенча, урамда булырга рөхсәт ителгән вакытны озайттылар
Аерым алганда, үзгәрешләр тугыз максатның икесенә кагылды:
Ял көннәрендә халыкны балалар, яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен онлайн-концертлар уза. Сезгә анонс тәкъдим итәбез, гаилә белән аларны карарга 4-5 апрельдә мөмкин булачак.
Бүгенге көндә республикадагы башка районнардагы кебек Буа районында да саклагыч битлекләргә сорау зур. Бу чорда үзләренең граждан активлыгын Шәмәк авыл җирлегенең Иске Мәртле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәтте. Алар үз-үзеңне изоляцияләүдә куп тапкырлар кулланып була торган саклагыч битлекләр тегеп түләүсез авыл халкына таратты. Аеруча игътибар яңа коронавирус йоктыруда риск төркеменә керүче өлкән яшьтәге кешеләргә бирелде.
Куп тапкырлар кулланыла торган саклагыч битлекләрне Буа районының мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дә тегә. Алар шәхси саклау чаралары белән үзләрен һәм тәрбияләнүчеләрен генә түгел, ә волонтерларны да тәэмин итте. Ике көндә алар 1200 саклагыч битлекләр текте. Тукыма һәм тегү кирәк-яракларына чыгымны район җитәкчелеге үз өстенә алды.
Хөрмәтле Буа муниципаль районында яшәүчеләр!
Instagram челтәрендә төзекләндерелергә тиешле территория өчен тавыш бирү үткәрелде. Тавыш бирүдә иң күп тавышны Буа шәһәренең үзәк мәйданы, шул исәптән шәһәрнең Үзәк паркы җыйды.
Буа муниципаль районы гражданнарына «кайнар линия» телефоннарын исегезгә төшерәбез, алар районда үз-үзеңне изоляцияләү режимында барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә алалар.
Кадерле дуслар! Татарстанлылар!
Коронавирус белән килеп чыккан хәл безнең арада битараф булмаган кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Волонтерлар, бизнесменнар, артистлар, республиканың гади кешеләре ярдәм итү өчен берләшәләр!
Безнең Татарстанның KazanExpress компаниясе инициативасы мине бик шатландырды. Алар балалар, өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмалары җыялар. Чөнки безнең гражданнарның нәкъ менә шушы категориясе бүген аеруча яклауга мохтаҗ һәм аерым кайгыртучанлык тоярга тиешләр. Бу бик кирәкле һәм мөһим эш – катлаулы вакытларда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү.
Безнең бизнесменнарга рәхмәт белдерәм һәм эшкуарларны, мөмкинлеге булган барлык кешеләрне әлеге яхшы эшкә кушылырга чакырам!
Мин дә акциягә кушылдым һәм үз өлешемне керттем.