Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.
Яңа бакчачыларны без кара карлыган үсентеләрен утырткан чакларында очраттык. Саклагычтан арбаларга төяп чыгарылган үсентеләрне алар алдан әзерләнгән, йомшартылган, уңдырышлы җиргә рәт-рәт утырталар.
- Мин - Рискибек Мәхмүдов, алты кешедән торучы минем гаиләм Казанда яши, без улым Камил белән ландшафт дизайнерлары булып эшлибез, әмма карантин аркасында әлегә үз белгечлегебез буенча эшли алмыйбыз, шуның аркасында керемсез дә калдык. “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖенең безнең кебекләргә сезонлы эш тәкъдим итүе турында ишеттек һәм шалтыратып белешергә булдык. Һәм менә, күргәнегезчә, без монда – сынау срогында. Безнең өчен бу - көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән чыгу юлы.
Алар белән рәттән тагын бер егет эшли иде. Аның белән дә таныштык.
- Мин - Рөстәм Сафин, Зеленодольск шәһәрендә ресторанда пешекче булып эшлим. Пандемия аркасында вакытлыча эшсез калдым, гаилә, ике кечкенә бала, яшәргә кирәк бит. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында Авылга җәйге эшкә - 2020 турында мәгълүматка тап булдым. Шалтыратып белештем. Мине чакырдылар, мин бик канәгать.
Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турында бары тик 0,26% карар чыгарылган. Бу 2020 елның март ае белән чагыштырганда 60% ка кимрәк. Шул ук вакытта гариза бирүчеләрнең берсе дә хокукларны теркәүдән баш тартмады диярлек.
Кадастр исәбенә килгәндә, алар буенча туктатып тору турында карарларның 10,8% ы һәм баш тарту турындагы карарларның нибары бер ярым проценты гына чыгарылган. Шулай итеп, Татарстан Росреестрына хезмәт сорап мөрәҗәгать иткән барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә диярлек күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңай карарлар кабул итәләр.
«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ» РЕЖИМЫ ТУРЫНДА
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы үзмәшгуль гражданнар өчен административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.
Салым режимы шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү, хисап бирү, кассаларны куллану зарурлыгының булмавын күздә тота.
Салым һәм иминият взносларын түләү физик затның керемнәренә пропорциональ рәвештә башкарыла.
2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон белән түбәндәге ставкалар каралган: физик затлардан алынган керемнәрнең 4% ы һәм юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән алынган керемнәрнең 6% ы.
Үзмәшгульләр шулай ук 10 мең сум күләмендә салым тотып калынган акчага да ия, аны салымны киметү өчен кулланырга мөмкин.
«МИНЕМ САЛЫМ» МОБИЛЬ КУШЫМТАСЫ
Салым салуның әлеге режимы кысаларында үзмәшгуль гражданнар һәм салым органнары арасында үзара бәйләнеш «Минем салым» мобиль кушымтасын куллану юлы белән ерактан алып барыла.
Шулай ук сез Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган «Минем салым» һөнәри керемгә салым түләүченең веб-кабинетыннан файдалана аласыз.
«Минем салым» мобиль кушымтасының функционалы үзмәшгуль гражданнарга онлайн учетка кую, керемнәрнең исәбен алып бару, учетка кую һәм алынган керемнәрнең күләме турында чеклар, белешмә формалаштыру, шулай ук салым түләү мөмкинлеге бирә.
Бүген "Буа РДВБ" ДБУнең ветеринария белгечләре районның урман - парк зоналарында эпизоотик чаралар үткәрделәр. Кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы «Рабистав» вакцина препаратларын тараттылар. Җим брикет рәвешендә ясалган, аны хайван тулысынча йота алмый, ә бары исен тоемлап тешли һәм вакцина лайлалы авыз куышлыгына эләгә, организмга тарала. Вакцинациядән соң 21 көн узгач хайваннарда котыру авыруына каршы 12 айга кадәр иммунитет формалаша. Болай вакцинацияләү котыру авыруына каршы иң нәтиҗәле ысул булып тора. Брикет ашалганмы- юкмы икәнне белү өчен махсус ысул белән эшләнгән: аңа биомаркер (тетрациклин) кертелгән, ул сөяк тукымасында һәм хайванның тешендә бөтен гомере буена туплана, аны флоресцент методы ярдәмендә генә табып була. Вирусвакцина кыргый хайваннар (төлкеләр, песиләр, кабан, поши, аю) өчен, шулай ук йорт дуңгызлары һәм этләр өчен зарарсыз.
Бүген Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә (Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча) 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны Бердәм «ачык ишекләр » көнендә кабул итүгә киләсе телефоннар буенча алдан язылып кую кирәк : 8(84374)3-52-89, 3-17-04
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Эш эзләүчеләргә заявкалар бирү өчен сылтама буенча узарга һәм башлангыч форманы тутырырга кирәк. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе “Ике айлык ветераннар” социаль акциясе үткәрә, ул агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында күчемсез милек объектларына ветераннарның хокукларын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве өч көн эчендә уздырыла!
Социаль акциянең гамәли көче Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла (“Ветераннар турында”гы 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы нигезендә). Моннан тыш, күрсәтелгән социаль акциягә шулай ук һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатыннарын; икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарын кертү турында карар кабул ителде.
Буа районында Татарстан кулланучылар берлегеннән орлык алган авыл халкы 25 кг суган, 1 кг кызыл чөгендер, 1 кг кишер орлыгын 20 сутый җиргә утыртты. Авыл халкыннан үстергән уңышны кулланучылар җәмгыяте ярминкәдә сату өчен сатып алачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, 27 апрельдән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантинга ябылды. Бүгенге көндә Буа интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы 120 кеше һәм 25 хезмәткәр «консервация» режимында яши. Коронавирус таралу белән килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте, ул битараф булмаган кешеләрне берләштерде һәм безнең иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтте. Бу авыр чорда учреждениегә хәйриячеләр ярдәм итә. Буа икмәк заводы атнага ике тапкыр икмәк-күмәч әйберләре алып килә. Шул ук вакытта районның шәхси эшмәкәрләре дә игелекле эшләр башкара, алар биредә яшәүчеләр өчен кирәкле азык-төлек китерәләр. Картлар йорты үзизоляциядә ай ахырына кадәр булачак дип хәбәр итәбез.