ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:

Файдалы һәм “дөрес” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы – ул 2018 елдан башлап эшли. Биредә организмга зыян китерә торган куркыныч өстәмәләрсез һәм компонентларсыз имин һәм сыйфатлы продуктлар алырга мөмкин, болар: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча җир кишәрлекләре хуҗалары өчен "Кайнар линия" оештырылды. Татарстанлыларның сорауларына дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Аркадий Белкин җавап бирде. Әлеге чараны уздыру кысаларында барлыгы 50 дән артык татарстанлыга консультация бирелде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләре: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар буенча тупланган.

 Yardam сүзе татар теленнән тәрҗемә иткәндә “ярдәм” дигәнне аңлата.

 

«Безнең министрлык командасы Yardam.ru махсус сайтында коронавирус турында белешмәләр, агымдагы вәзгыятьтә уңайлы тормыш өчен файдалы сервислар,  соңгы яңалыклар һәм тәкъдимнәрне җыйды.   Без даими рәвештә тәкъдимнәр каталогын киңәйтергә планлаштырабыз һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз", - дип билгеләп үтте  Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Хәзер Yardam.ru сайтында  140 тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча. Барлык блокларда да Татарстан товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, шул исәптән шәхси һәм дәүләт учреждениеләре бар. 

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов коронавирус буенча килеп туган эпидемиологик вәзгыять уңаеннан район халкына мөрәҗәгать итте.

«Буа муниципаль районы территориясендә коронавирус инфекциясе йоктыру буенча бер генә  очрак та юк. Хәзер һәрберебезнең хәлнең җитдилеген аңлавы бик мөһим.  Якыннарының киләчәге, сәләмәтлеге һәркемнең үзенә бәйле булуын аңласын иде,” –диде ул  һәм буалылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмауны сорады.

 

Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов буалыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә киңәш итте:

 


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гомуми изоляция режимын кертте. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.

Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 4 термик нокта теркәлгән, аларның 3се расланган. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. ⠀ Барлык очракларда да Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге ТР Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсенең территориаль бүлекләренә, шулай ук муниципаль районнар башкарма комитетларының җир-мөлкәт бүлекчәләренә, әлеге җир кишәрлекләре милекчесен билгеләү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының муниципаль районнар буенча район бүлекләренә мөрәҗәгатьләр җибәрде.  РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясы буенча: 1 өлеш буенча кисәтү яки административ штраф салу: гражданнарга - ике меңнән өч мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - алты меңнән унбиш мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга-йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр. Моннан тыш, мондый гамәлләр зур янгынның сәбәбе булырга һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин, шул вакытта янгын сәбәпчеләре РФ ҖК 168 статьясы («саксызлык аркасында милекне юк итү яки зыян китерү»), 261 ст. («урман утыртмаларын юк итү яки зыян китерү») нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 

Эпидемия-югары куркынычлылык вакыты: вирусның гына түгел, алдакчыларның да корбаны булырга мөмкин. Мошенниклар билгесез авыру алдыннан кешеләрнең белмәүләре һәм югалып калулары белән файдалана. Аеруча аферистлар йогынтысына  өлкән кешеләр ышана. Табиблар буларак, алар картларга куркыныч авыру булу-булмавын тикшерергә, төрле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән, әйтик, фатирларны һәм коронавирустан торак  булмаган биналарны эшкәртергә тәкъдим итә, махинаторлар аларның йортларына үтеп керергә омтыла. Торакка эләгеп, җинаятьчеләр аннан акча һәм кыйммәтле әйберләр алып китә. Интернет-мошенниклар да активлаша.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Сергей Рахманов халыкны уяу булырга чакыра: «караклар кулына эләкмәс өчен, паникага бирелергә һәм тикшерелмәгән чыганаклардан мәгълүматка ышанмаска. Телефонга килгән билгесез адрестан хатлар алуда сак булыгыз, күрсәтелгән сылтамаларны ачмагыз.Шәхси мәгълүматларыгызны, банк карта счетларын атамагыз. Билгесез кешеләрдән шалтырату килгәндә, алар үзләрен ничек кенә таныштырсалар да, алар атаган оешмага яки якыннарыгызга  шалтыратыгыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International