ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Югары Ослан районында булды. Аны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров Ямбулат авылындагы «Заря» агрофирмасы эше белән танышты, ул терлекчелек, үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Биредә 150 гектар мәйданда күпьеллык үсентеләр үстерелә, 1000 тоннага исәпләнгән җиләк-җимеш саклагычы төзелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 11 га мәйданда алмагач бакчасын интенсив технология буенча утырту планлаштырыла. Хәзер мелиорация программалары буенча гидро-техник корылмалар төзелә. Тулы  уңыш 4-5 елдан башланачак дип көтелә.

Хөрмәтле буалылар, гражданнарның иминлеген саклау һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, барлык кирәкле чаралар күрелде. Район җитәкчелеге көн саен хәлне күзәтеп тора. Безнең районда коронавирус йоктыру очраклары юк, вируска шикләнгән кешеләр юк. Вәзгыять тотрыклы һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрендә контроль астында.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота.

Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкын 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына кайту турында хәбәр итүне һәм ике атналык карантин үтүне сорыйлар.

Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир Сәгате» халыкара акциясен үткәрә.

«Җир Сәгате» акциясе Россиядә инде 12 нче тапкыр үткәрелә. Бу елда акциянең төп темасы - экологик активлашу. Кампания барышында һәр катнашучы экоактивизмның кайсы өлкәсе аңа барыннан да күбрәк туры килүен, шулай ук экологик хәрәкәтнең бер өлеше булуын белә һәм табигатьне һәм планетабызны саклауга үз өлешен кертә ала

Ел саен Буада уза торган Халыкара театр фестивале датасын май аеннан сентябрьгә күчерәчәкләр.

«Россия тимер юллары» ААҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе- гражданнарның, шул исәптән балаларның тимер юл инфраструктурасында булу шартларының иминлеген тәэмин итү. Компания ел саен әлеге максатларга шактый акча бүлеп бирә.

Профилактика эшләренә карамастан, 2020 ел башыннан поездлар хәрәкәт составының йогынтысыннан 20 граждан зыян күргән, шуларның 18е үлем белән тәмамланган, шул исәптән 1 бала.

 Перегон чикләрендә – 10 кеше, станция чикләрендә - 9 кеше, пассажирлар платформалары чикләрендә 1 кеше җәрәхәтләнгән. Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү, шулай ук язгы каникуллар чорында профилактик эшне оештыру максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә 10 марттан 20 мартка кадәр «Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү буенча» дигән ункөнлек оештырылды


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.

Бүген Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, «Тегү эше» юнәлеше буенча социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге тәкъдиме буенча саклагыч битлекләр ясадылар.

Әлеге чара кысаларында чакырылган кешеләр белән коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында әңгәмә үткәрелде. Барысына да “Игътибар! Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк” исемле белешмәлекләр таратылды.

Торагыгызда электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның, электр приборларының штепсель вилокларының төзеклеген игътибар белән тикшерегез, электр җылыткычларны җиңел ялкынсынучы әйберләрдән имин ераклыкта кулланыгыз.

Мич белән җылытыла торган йортларда, аларны яндыру өчен ягулык һәм җиңел ялкынсынучы сыеклыклар кулланмагыз, җылытыла торган мичләр янында балаларны караучысыз калдырмагыз. Мичтә әйберләрне киптермәскә, төтен юлларын тикшерергә киңәш ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ата-аналардан баланың иминлеген саклауны сорый.

Ата-аналар! Тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, шул исәптән көнкүреш приборларын һәм компьютер техникасын кулланганда балалар белән әңгәмәләр үткәрегез.

Бала белән көнкүрештә төп куркынычларны тикшерегез һәм балигъ булмаганнарны ут белән шуклыктан саклагыз-шырпы һәм зажигалкаларны бала ала алмаслык урында саклагыз. 

 Янгын чыккан очракта куркыныч зонадан  тиз арада чыгыгыз, «101» яки «112»телефоннарына шалтыратыгыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International