ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген көндә язгы кыр эшләренә түбәндәге районнар кереште: Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары.

Буа муниципаль районындагы  15 номерлы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге  Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус йогышы таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) түләү чоры 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә.

Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.

Кичәге онлайн-концертта Ришат Төхвәтуллин Салават Фәтхетдиновтан да күбрәк аудитория җыйды! Казанның «Мураками» төркеме солисткасы Диләрә Ваһапова нәрсә белән җавап бирәчәк?

Бүген 19:00 сәгатьтә "Татарстан Республикасы" рәсми берләшмәләрендә ВК һәм ОК да трансляцияләү түбәндәге сылтамада:

https://vk.com/nashtatarstan

https://ok.ru/nashtatarstan

Дуслар, әйдәгез, өйдәге вакытны файдалы итеп уздырыйк,  якыннарыбыз белән аралашу өчен вакыт табыйк, яраткан артистларыбызны тыңлыйк!

Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!

 

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов белән Исәк авыл җирлеген карап чыктылар: "Авангард" машина-трактор паркында,  Әлфинур Кыямованың крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар. Җитәкчеләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар, белгечләр һәм хуҗалык эшчеләре белән аралаштылар. Орлык әзерләү буенча чәчү алды чаралары комплексында иң мөһим этапларның берсе –  орлык агулауга бүгенге көндә "Ямбулат", "Авангард" хуҗалыклары кереште.

Быел  42 бала дөньга килгән (мәгълүматлар 24 мартка) районда. Шуларның 22се кыз, 20се  - ир бала. Иң “баһадир”  сабый 4 килограмм 360 грамм, иң  кечкенәсе 2 килограмм 100 грамм гәүдә авырлыгы белән туган.

 

Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе  концертларының онлайн трансляциясенә күчте. Видеоязмаларны филармония сайтында (https://tatfil.ru/about/vkz/) «Виртуаль концерт залы»  бүлегендә табарга була.

23 марттан 1 июньгә кадәр районда “Парклар маршы – 2020” халыкара табигатьне саклау акциясе  уза.

Аның кысаларында “Зөя буйлары” дәүләт заказнигы хезмәткәрләре яшь буында табигатьне, аерым сакланучы объектларны – сулыкларны, хайваннар дөньясын саклауны тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.

 

Хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр 80 яшьтән өлкәннәрне, I төркем инвалидларны  караган өчен булачак иминият пенсияләренә баллар туплый алалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International