Бүген, 30 гыйнварда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды. Семинар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» оешмасы тарафыннан Татарстан Росреестры белән берлектә оештырылды.
Росреестр тарафыннан башкарыла торган исәп-теркәү гамәлләрен тормышка ашыру, күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында соңгы этап булып тора һәм документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылган иде.
Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм срокларына тәэсир итә".
Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында "Балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерүгә системалы якын килү һәм аның механизмнары" темасы буенча техник юнәлешле балалар өчен Республика белем бирү стажировкасы узды. Анда Саба, Чүпрәле, Кайбыч муниципаль районнарыннан 23 өстәмә белем бирү педагогы һәм безнең районының өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Семинарга килүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәләмләде. Ул "ТР Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская белән берлектә, семинарның практик өлеше белән танышты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни - техник иҗат программасын тормышка ашыруның төп юнәлешләре белән учреждение директоры Г.А. Салаватова таныштырды.
Стажировка программасы кысаларында техник иҗатның төрле юнәлешләре буенча 9 мастер - класс үткәрелде: "Робомышь" җыелмасы (Хәсәнова Г.А.), "Әйләнә-тирәлекне өйрәнү өчен мультимедиа - видеороликлар ясау" (Карпухина М.С.), кәгазь эше буенча мастер-класс (Константинова Н. А.). Стажировкада кактнашучылар зур кызыксыну белән судомодельләр ясау һәм аларны бассейнда эшләтеп җибәрү буенча мастер-класста да булдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнүче педагоглар өчен LEGO Education җыелмасы белән эшләү процессында иҗади фикерләүне һәм үз-үзләрен күрсәтүне үстерү буенча "беренче механизмнар" ( Гибадрахманова Г.Ш.) дигән мастер-класс аеруча кызыклы булды. Галәветдинов Рифкать Хәсән улы самолетларның радио белән идарә ителә торган модельләрен әзерләү технологиясен күрсәтте. Робототехника тагын 2 мәйданчыкта тәкъдим ителде, алар LEGO Education WeDo 2.0 (Р.В. Мулеев) базасында конструкцияләү һәм робот техникасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм EVA3 кара линия буенча хәрәкәт күрсәттеләр(Соловьев Р. Ю). Агачтан токарь станогында шахмат фигуралары ясау технологиясе белән танышуны стажировкада катнашучыларда аерым да кирәк дип тапты (Гыймранов А. З.). Чөнки шахмат уйнауга өйрәтү хәзер мәктәпләрдә укыту-тәрбия программасына да кертелә башлады.
Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәдәният институтлары- милләтнең мәдәнилеген саклау коралы» темасына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарага шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Катнашучылар арасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов, Татарстан Республикасының халык артисты, Буа дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев составындагы делегация дә бар иде. Коллегиядә катнашучылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Анда музей экспонатлары, татар нәшриятларының китап яңалыклары, Идел буе халыкларының урта гасыр мәдәнияте традицион музыкаль инструментлары һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, шулай ук милли ризыклар белән фуд-корт тәкъдим ителде. Коллегия утырышында шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашты.
2 нче боҗра чишелешендә (Ульяновск ягыннан яңа төзелгән) «Буа» стеласы- керү билгесен рәсмиләштерү буенча иң яхшы идеягә Буа муниципаль районы Башлыгы бүләгенә бәйге игълан ителә.
Конкурс шартлары буенча булачак «Буа» стеласының макетын яки эскиз проектын 2020 елның 2 мартына кадәр Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлегенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Буа шәһәре, Жорес ур., 110 «а»йорт.
Белешмәләр өчен телефон: (84374) 3 19 02
Гадәттә грипп безгә гыйнвар ахырында-февраль башында килә, дип санала. Әмма томау төшеп, төчкереп, температуралап табибларга килүчеләр күбәйсә дә, бүгенге көндә беркемгә дә грипп диагнозы куелмаган. Шул ук вакытта үпкә ялкынсынуы гадәттәгедән күбрәк ачыклана.
Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатларында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республика территориясендә 2020-21 еллардагы ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләүче материаллар әзерли.
Аларның алдан әзерләнгән варианты буенча тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне гражданнар һәм юридик затлар, шулай ук иҗтимагый оешмалар агымдагы елның 23 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча Комитетка килеп, яисә ojm@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрә алалар.
Материалларны дәүләт экология экспертизасына әзерләү кысаларында гавами тыңлаулар үткәреләчәк. Алар Буа районында 24 мартта, 9 сәгатьтә Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” йорт адресы буенча уза. Ә материаллар белән Комитетның http://ojm.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.
Авыл җирлекләрендә бу көннәрдә еллык эшкә нәтиҗә ясауга, проблемаларны барлауга багышланган җыеннар уза. Аларда үзара салым средстволарын җыю да игътибар үзәгендә кала.
Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, узган елда да барлык авыллар халкы үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча үткәрелгән җыеннарда аны хуплап тавыш биргән. Аларны нигездә юллар салуга, һәйкәлләрне, зиратлар коймаларын төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга юнәлтү буенча карарлар кабул ителгән. Бүгенге көндә аларга тотылачак акчаларны җыю бара. Бер сумга дүрт сум итеп өстәп бирелүче республика ярдәмен тиз арада алып, планлаштырылганны агымдагы елда башкару өчен моны 1 апрельдән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.
Февральдән мәктәпләрдә беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү башлана. Кышкы каникулдан соң, алар өчен уку йортларында “Ачык ишекләр” көннәре оештырыла.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, балаларны беренче сыйныфка кабул итү, район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, бала яшәгән территориягә беркетелгән белем бирү учреждениесендә башкарыла. Гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Икенче дулкын 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр барачак. Мәктәпләрдә буш урыннар калган очракта, теркәлү урыны буенча туры килмәгәннәрне дә алачаклар. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Бикчәнтәева белдерүенчә, быел закон буенча андыйлар беркүпме өстенлеккә ия булачаклар. Әгәр дә баланың абыйсы яисә апасы әлеге уку йортында белем ала икән, бала “пропискасы” туры килмәсә дә, анда урын булган очракта, әлеге уку йортына кабул ителә ала. Тик бу яңалык безнең мәктәпләр өчен әлләни актуаль түгел, ди белгеч.
“Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативына бу юлы махсус сыерларны бозаулату бүлегенә, дип бардык. Һәр визитыбыз саен андагы тәртипкә сокланып кайта идек. Эш вакытларына туры китереп, бүлек “хуҗалары” Людмила һәм Владимир Скрипкиннар белән якыннан таныштык.
Бу юлы да “родильный” шундый ук чисталык бе-лән каршы алды. Клеткалар диварлары юылган, ике яклап ылыс ботаклары урнаштырылган, вентилятор эшләп тора. Исне бетерү, бозаулар таймас өчен асларына пычкы чүбе сибелгән. Скрипкиннар бозауларга азык салу белән мәшгуль. Алар алты айга кадәр бозауларны икәү бергә җиде еллап карыйлар инде. Людмила биредә озаграк – 13 ел хезмәт куя.
Киләсе февральдән республиканың барлык умарталыкларына паспортлар тапшырылачак. Бу процесс бигрәк тә узган җәйдә бөтен илгә кагылган хәл – басуларны химик эшкәртү аркасында бал кортларының күпләп үлүе белән бәйле.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Әхмәтов белдерүенчә, йорт хайваннарын, шул исәптән умарталыкларны паспортлаштыру берничә ел элек башланган. Район умартачылары арасында да аларны алучылар бар инде.