ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм  проекты  кысаларында  Татарстанда  эш башлаучы  фермерлар  үз эшләрен  ачу  өчен  “Агростартап” программасы  буенча  6  млн. сумга  кадәр  грант алырга  мөмкин.    Заявкалар 31 мартка кадәр кабул  ителә. 

Хәзерге вакытта  медицина битлекләренә ихтыяҗ зур, ә даруханәләрдә аларны табу кыен.

Тегүче Рамилә Әхмәтова битлекләрне мамык-кәгазь тукымадан ике катламга тегәргә киңәш итә һәм моны һәркем башкарып чыга ала  дип саный. Буалыларга ул иң җиңел вариантны күрсәтте. Бер битлек өчен 20х20 сантиметрлы ике кисәк тукыма һәм 5х12 сантиметрлы тукыма кирәк. Зур кисәкләрне бер-береңә уң як итеп саласың, ике яктан тегеп үтәсең дә, чигендерәсең. Тегелмәгән якларда  ирекле бөрмә ясыйсың һәм вакытлыча булавка белән беркетәсең. Кечкенә кисәкләрдән резинка куеп буларлык манжетлар ясыйсың.

Менә шундый күп тапкырлар кулланырлык битлек килеп чыга. Әлбәттә, аларның берничә булуы тагын да яхшы. Киеп  йөргәннән соң, юарга һәм үтүкләргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы-үзеңне тикшер!.» Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык татарстанлы катнашты. Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәлеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

Буалыларны да белем бирү проектында катнашырга чакырабыз. "ТАССРның 100 еллыгы- үзеңне тикшер ! республика онлайн-тесты " проектының рәсми сайты- к http://100 кtassr.tatar .

Проектның оештыру комитетының контакт телефоны: 89600510968.

Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, гражданнардан документлар һәм белешмәләр кабул итү, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү өчен, дистанцион ысулга күчерелде, дип хәбәр итә Буа муниципаль районында 15нче номерлы Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе.

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020елның 18 мартында   карантин очрагында эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында 294 номерлы карар кабул ителде.

Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Камал театры тамашачыларның үтеп керү мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, онлайн-тапшырулар форматына күчте һәм үз спектакльләрен дистанцион рәвештә күрсәтә. Бүгенге көннән башлап иң күренекле татар спектакльләре театрның рәсми Youtube-каналында күрсәтелә.

Спектакльләрне бушлай карарга була. Видео-коллекция тулыландырылачак, диелә театр хәбәрендә.

Тамашачылар  1976 елдан 2015 елга кадәр чыгарылган  спектакльләрне карый  ала. Алар арасында «Әлдермештән Әлмәндәр», «Мулла», «Галиябану» һ.б. иң яхшы спектакльләр бар

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр «Ак барс Банк» ГАҖ эре кредит оешмасы белән «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Ак барс Банк» ГАҖ арасында ана (гаилә) капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә тоту турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында» килешү төзеде.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 25 мартта ветераннар советы әгъзасы, «Гөлҗамал» татар фольклор ансамбле гармунчысы Талия Кашаф кызы Гыйматдинова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Эпидемиология вәзгыяте уңаеннан Талия Кашафовна үзенең туган көнен традицион бәйрәм итүдән баш тартты, ул ел саен гаилә әгъзаларын зур бәйрәм өстәле артына җыя иде.

"Иң мөһиме, барысы да сәламәт булсын", - ди ул, ә якын кешеләреннән котлау сүзләрен телефон аша кабул итә.

Шунысы куанычлы, безнең гражданнар мондый вакытта гражданлык позициясен күрсәтәләр, кертелгән чикләүләр белән теләктәшләр, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне дә үтиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International