ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Буада район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 2020 елга эш планлаштыру турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибе торышына, иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәза чараларына карата хөкем ителгәннәр белән эшләүне оештыру кебек актуаль мәсьәләләргә дә тукталдылар.

«Гаилә архивын тапшыр» республика бәйгесенең максаты-ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә,  гаилә тарихы аша патриотик тәрбия бирү, буыннар арасында гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрне ныгыту.

Бәйгедә барлык теләүчеләр дә  катнаша ала. Материаллар гаиләнең кыскача тарихы, гаилә әгъзаларының, шул исәптән сугыш һәм хезмәт ветераннарының иҗтимагый һәм профессиональ эшчәнлеге белән бергә фотографияләр, фотоальбомнар, видео - һәм фонодокументлар белән тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурста җиңүчеләрнең гаилә архивларының документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»на саклануга тапшырылачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләрендә  кала.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» " бүлегендә урнаштырылган

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие билгеләү өчен социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча эш алып баралар.

РФ Төзелеш министрлыгы күпфатирлы һәм торак йортларда яшәүчеләр өчен яңа методик материал әзерләде.

Белешмәлектә газ җиһазларын куркынычсыз куллану буенча төп тәкъдимнәр бирелгән. Йорт эчендәге газ җиһазлары өчен – Идарә оешмасы, Торак милекчеләре ширкәте, Торак комплексы, Торак төзелеш коорпоротивы, ә квартал эчендәге газ җиһазлары өчен - фатир милекчеләре җаваплы. Газ исен сизгән очракта, гамәлләр тәртибе дә  тасвирланган.

Әгәр газ исе фатирда барлыкка килсә:

  • газ приборларын куллануны туктатырга;
  • ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электроприборларны һәм электр утын кабызмаска, электрозвонок кулланмаска;
  • җиһазлардагы  приборларга баручы  газ кранын капларга;
  • бинаны тикшерергәфорточка, тәрәзәләрне ачырга;
  • газ бүлү оешмасының (АДС ГРО) авария-диспетчерлык хезмәтен чакыртырга, газлы бинадан чыгып китәргә;

Телефон номеры: 04, 104 яисә 112.

2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

 Милкендә минималь вакыттан азрак булган фатирны сатса, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса, милекне арендага биреп, чит ил чыганакларыннан керем алса,   мондый очракларда  һәр кеше декларацияне тапшырырга тиеш.

Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башка затлар хисап тотарга мәҗбүр.

Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Әгәр салым түләүче декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырмаса яки салымны вакытында түләмәсә, моның өчен штраф каралган.       Декларация тапшырмаган өчен  штраф - һәр ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5% ы, ләкин күрсәтелгән сумманың 30% ыннан да артмаган һәм 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә. НДФЛ түләмәгән өчен штраф-түләнмәгән салым суммасының 20% ы.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

"Өлкән буын" Федераль проекты, "Демография" милли проекты кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Озак вакытлы карау системасы» программасы буенча уку дәресләре узды.

Бүген өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина хезмәткәрләргә урында яту белән чикләнгән социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, хәрәкәт иткәндә чикләнгән мобильлек төрләрендә транспортлау турында  видеоматериал күрсәтте.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт реабилитациясе кабинетында джут җепләреннән кул эшләнмәләре ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.

         Джутовая филигрань -  кул эшләнмәләренең аерым төре. Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр, ул өй интерьеры өчен дә, бүләккә дә бик яхшы  предмет булырга мөмкин!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Грантның максималь күләме 10 млн. сумга кадәр булырга мөмкин.

Сайлап алу критерие -Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү өчен эшләнгән һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проектларның актуальлеге:

- уңышлылыкны һәм продуктивлылыкны арттыру максатларында үсемлекләрнең һәм хайваннарның яңа сортларын чыгару һәм үрчетү технологияләрен кертү;

- авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү өчен яңа методлар һәм материаллар (препаратлар, ашламалар, җайланмалар) һәм технологияләр;

- авыл хуҗалыгы чималын тирән эшкәртү технологияләре;

- энергоресурсларны саклау механизмнарын куллану;

- агробизнесның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру өчен идарә итү системалары һәм оештыру чаралары турында;

Комиссия шулай ук проектның оригинальлеген, аның инновацион характерын, аны үз ресурслары нигезендә грант кысаларында финанслау төгәлләнгәннән соң, дәвам итү перспективаларын, ахыргы нәтиҗәнең актуальлеген, аны гамәли куллануның максатка ярашлыгын һәм Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерү өчен проектның әһәмиятен бәяли. Проект икътисади яктан максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш (чыгымнар һәм планлаштырыла торган нәтиҗә нисбәте), өстәмә акча җәлеп итү мөмкинлеге булырга тиеш.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен җитәрлек һәм матди-техник тәэмин итү һәм бүлеп бирелә торган акчаларны куллануның нәтиҗәлелеген үз эченә алган проектның тормышка ашырылуын да тикшерәчәкләр.

Грантка дәгъва кылучы проектлар PowerPoint форматындагы мультимедиа презентациясе формасында конкурс комиссиясе каршында якланырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 29 гыйнварыннан 2 мартына кадәр кабул ителә. Комиссия утырышын үткәрүнең якынча вакыты-2020 елның 6 марты.

Барлык кирәкле мәглъматлар буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион эшчәнлек бүлегендә 8(843) 221-76-70, 221-76-88 (843) телефоннары буенча консультация алырга мөмкин. (вн 8819)

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 гыйнварындагы 42 номерлы «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында»гы карары нигезендә үткәрелә.

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.    Кооперативка кергән фермерлар  өчен  шактый  өстенлекләр  каралган.   Беренчедән, бу  - авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү,  эшкәртү, саклау буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  табышлылыкны  арттыру. Икенчедән, кредит  ресурсларыннан  файдалану  мөмкинлеге,  өченчедән,  эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен   аның  белән  нәтиҗәле  идарә итә белергә  кирәк.   Барлык  теләүчеләрне  «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы  кысаларында  нәкъ менә шуңа  өйрәтәләр. 

  4 февральдән 6 февральгә кадәр «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсының 2 агымы  эшли башлый.   Дәресләрнең беренче  модуле,     http://cooperator.eduterra.pro/ сайтында  теркәлгәннән соң, видео-дәресләр рәвешендә   дистанцион алып барыла.  

Кадерле буалылар! 31 гыйнварда сезне күренекле язучы, күп кенә китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашуга чакырабыз. Очрашуда язучы сезне үзенең иҗади тормышы белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, шулай ук аның китапларын сатып алырга мөмкин булачак.

Очрашу Буа дәүләт драма театрында 2020 елның 31 гыйнварында 11: 00 сәгатьтә узачак. Керү ирекле! Белешмәләр өчен телефон: (84374) 3-73-45.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International