Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының бүлеге хезмәткә яраксыз гражданны караган эшләмәүче гражданга айлык компенсация түләвен рәсмиләштерергә мөмкин, дип искәртә. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул тәрбия алып бара торган хезмәткә яраксыз гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының җирле үзидарә органнарының хезмәт режимы буенча рекомендацияләрен исәпкә алып, Буа муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратларында 2020 елның 23 мартыннан башлап гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча чикләнгән.
Шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләргә язма рәвештә Буа шәһәре, Жорес ур., 110 йорт адресы буенча яки район рәсми сайтының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. (http://buinsk.tatarstan.ru/rus/buinsk/internet_reception.htm), яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (https://www.gosuslugi.ru ).
Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү, гражданнарны кабул итүне яңарту һәм башка мәгълүмат алу өчен, Буа муниципаль районы Советы Аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар һәм үтәлешен контрольдә тоту бүлегенә (84374) 3 56 41 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
25 мартта 6.45 сәгатьтә Татарстан радио эфирында Росреестр эксперты катнашында татар телендә әңгәмә чыгачак
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә
ӘГӘР СЕЗ ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ (COVID-19) ОЧРАКЛАРЫ ТЕРКӘЛГӘн ИЛДӘН КАЙТСАГЫЗ, ИНФЕКЦИЯНЕҢ ТАРАЛУЫН МИНИМАЛЬЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН, СЕЗНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗНЕ, ЯКЫННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘРНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ ӨЧЕН, СЕЗГӘ ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:
1. Өйдә мөстәкыйль изоляциядә аерым бүлмәдә, калыгыз. Эшкә, укуга бармагыз, кибет, даруханәләргә баруны минимумга җиткерегез, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан баш тартыгыз, җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз. Бу кагыйдәләрне сезнең гаиләгезнең барлык әгъзаларының да саклавын сорыйбыз. Сездән балаларыгызны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртмәвегезне сорыйбыз.
Covid-19 буенча имин булмаган илдән килгән затлар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия Федерациясе чиге узганнан соң 14 көнгә билгеләнә.
Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә: Татарстанның 31 районы, шул исәптә Буа районы да, язгы кыр эшләренә керештеләр инде.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Бүгенгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
23 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан муниципаль районнары белән 2020 елда язгы кыр эшләрен әзерләү һәм оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Сөйләшү барышында Марат Җәббаров барлык районнарга язгы чәчүгә әзерлекне агымдагы атна ахырына кадәр төгәлләү бурычын куйды, ул минераль ашламалар кертү, орлыкларның сыйфаты һәм аларны тиешенчә эшкәртү, механизаторларның квалификациясен күтәрү, хезмәтне саклау чараларын тайпылышсыз үтәү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләү мөһимлегенә басым ясады. "30 марттан 3 апрельгә кадәр барлык техниканы комиссия тарафыннан кабул итү үткәреләчәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк объектлар исемлеген бастырды. Исемлектә 1851 объект бар.
Әлеге программа кысаларында Буа да 2020 елда 16 ишегалды төзекләндереләчәк. Программага түбәндәге адреслар буенча күпфатирлы йортларның ишегаллары керде: