ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район сәламәтлек саклау учреждениеләре коллективы белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов, район прокуроры Марс Фәткуллин катнашты. Чарага шулай ук районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.

Очрашу барышында катнашучылар район территориясендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча үткәрелә торган эшләр белән таныштылар. Шулай ук аларга районның һәм республиканың социаль-икътисади үсеше, үзара салым буенча җыелган акчаларга башкарылган  төзекләндерү эшләре, мошенниклар гамәлләреннән саклануда куркынычсызлык чаралары, урамнарны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү турында да мәгълүмат бирелде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин татарстанлыларның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча башкарыла торган дәүләт программалары турында сөйләде.

Очрашу азагында Ранис Камартдинов учреждение хезмәткәрләренә  хезмәтләре  өчен рәхмәт белдерде, залга җыелучыларның сорауларына да  җавап бирде.

 

 

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Иҗтимагый совет составының гамәлдә булу срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, яңа состав формалаштыру турында игълан итә.

Иҗтимагый совет составы «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге  122-ФЗ номерлы  Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 2 августындагы 481 номерлы «Россия Федерациясе Хөкүмәте, федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар, шулай ук федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар каршында җитәкчелек итә торган иҗтимагый советлар төзү тәртибе турында».карары нигезендә төзелә.

Идарәнең иҗтимагый советы әгъзасы булып унсигез яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы була ала, шул ук вакытта аның составына керә ала:

Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары!

Буалылар үтенече буенча, район җитәкчелеге катнашында үткәрелгән халык җыеннарында шәһәр маршрут транспортының эш вакытын озайту турында карар кабул ителде.

5 февральдән шәһәр автобусы иртәнге 7:00 дән кичке 19:00га кадәр йөриячәк.

Билет бәясе элеккечә кала, 15 сум.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый   инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.  

Конкурс ике  яшь   категориясендә  уздырыла:  14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм   18 яшьтән 35 яшькә  кадәрге яшьләр арасында.    Һәр катнашучы  игълан ителгән номинация  кысаларында  бер  яисә  берничә  проект  тапшырырга  тиеш.  

Конкурс  дүрт  этапта уздырыла.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрүне яңадан башлап җибәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.

Димәк  Казанга килмичә дә, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итү һәм Идарә эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр буенча турыдан-туры ведомство җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк. Телефон номерлары ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар  берлеге советы рәисе булды. Мондый карар бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе  берлегенең хисап еллык җыелышында кабул ителде.

Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп сайлануга бәйле рәвештә Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе вазыйфаларын үтәүдән азат ителде.

2020 елның 3 февралендә Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы тыл ветераны Нуриева Мөнирә Галәүтдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.                            

    Мөнирә Галәүтдин кызын юбилее белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе О.Ю. Панцырев һәм Буа муниципаль районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече М.Х. Кулеева котладылар. Мөнирә Галәүтдин кызына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Юбилярга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек теләделәр.

     Нуриева Мөнирә Галәүтдин кызы  2009 елдан Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә тора. Социаль хезмәтләрне социаль хезмәткәр Э.Д. Шәкурова күрсәтә.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген үзәк мәйданда буалылар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу өчен  җыелдылар. 2002 елның 4 февралендә кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаганда  Буа муниципаль районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәлак булганнан соң  18 ел тулуга багышланган митинг район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов, дин әһелләре, ветераннар, һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннары катнашында узды.

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан Буа шәһәрендә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәге төзү килештерелде.

Буа шәһәрендә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен муниципальара ресурс үзәге социаль коммерциягә карамаган оешмаларның, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең, иҗтимагый үзидарәләрнең, граждан җәмгыятенең башка институтларының тотрыклы бергәлеген үстерү өчен төзелгән, ул халыкның максатчан төркемнәре белән эшләүнең инновацион юнәлешләрен кертү һәм үз һөнәри компетенцияләрен даими камилләштерү юлы белән үз эшчәнлегенең югары нәтиҗәле нәтиҗәләренә ирешү омтылышы белән булдырылган.

«Буа Грант» социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурс үзәге» автоном комерциягш карамаган оешмасы Татарстан Республикасының Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш  районнарында муниципальара ресурс үзәге  функцияләрен үтәячәк.

Муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе итеп Фаскутдинов Самат Рамил улы билгеләнде.

Кәрәзле  телефон - 89372842747


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International