Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм info.mpr2019rt@mail.ru почтасына бүген җибәрергә кирәк. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше бүләккә СММ буенча онлайн-курс алачак. Конкурс 8 номинация буенча уза: Интернет эшкуарлык, Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы, Франчайзинг, Социаль эшкуарлык, Җитештерү, Инновацион эшкуарлык, Сәүдә һәм Хезмәт күрсәтү өлкәсе. Региональ этапның финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. Бу елның ноябрендә Казанда "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Федераль салым хезмәте тарафыннан «юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру» сервисы эшләнде, ул юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алганда салым органына электрон документлар җибәрергә мөмкинлек бирә.
Тулырак мәгълүмат сайтта: https://service.nalog.ru/gosreg/
2019 елның 2 октябрендә 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт) Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Галләмов Искәндәр Исмәгыйль улының гражданнарны күчмә кабул итүе була.
Белешмәләр өчен телефон: 84374 35641.
Буалылар игътибарына! 1 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Буа шәһәрендә урнаштырылган сирен җайланмаларның әзерлеге тикшереләчәк. Тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк. Тренировкалар ике этапта ике тәүлек дәвамында, 6.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак. Тренировка барышында җитәкчелек составын хәбәр итү һәм җыю, гражданнар оборонасы буенча гамәли чаралар үтәләчәк.
2019 елның 23 сентябрендә SOTkA белем бирү күнекмә программасының онлайн трансляциясе көзге старт алды.
2019 елның октябренә Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
2019 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтән башлап Буа ш., Жорес ур., 110А адресы буенча, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин гражданнарны шәхсән кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоны: (84374) 3-56-41.
Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 1 октябрь көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 3, 4, 7, 8, 9 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр Буа шәһәренең Тимер юл урамы №2 - 148 (җөп ягы), Комаров урамы № 1 - 141, Ш.Абдрахманов урамы №1 - 17, Вахитов урамы №169 - 191 (так ягы), Полевая урамы №1 - 36, Җиңүнең 65 еллыгы урамы тулысынча, Җамалиева урамы №1-90, Г. Исхакый урамы №1-79, Дала урамы №1-70 адресы буенча урнашкан торак йортларны, шулай ук ПМК - 123, НСС, АЗС (Көнбатыш п.), автобазаны, су алу станциясен, мәктәпне, балалар бакчасын, кибетне электр белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тору планлаштырыла