ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  26 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 6246 гектарында, ягъни  40 процентында уңыш җыеп алынган. Алардан иң күп – 8918 гектар мәйдан биләүче татлы тамырның 37 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 85, “Ямбулат”та 55 процент тәшкил итә. 

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 56162 тоннасы, ягъни 71 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 23,5 центнер тәшкил итә. “Авангард” агрофирмасында бөртек өчен кукуруз суктырырга да керештеләр. Биредә әлеге культура 800, район буенча 1180 гектарда чәчелгән.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 23790  тонна салам җыелган,  36628 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

Буа муниципаль районының "Авангард" агрофирмасы бөртеккә кукуруз җыюга кереште. Быел хуҗалыкта агрокультура өчен 700 га җир бүлеп бирелгән. "Уртача уңыш гектарыннан 60 центнер тәшкил итә. 4200 тонна кукуруз җыярга планлаштырабыз, шуның 1500 тоннасынан җәлеп ителгән ашлык җитештерәчәкбез, калганын дуңгызларга катнаш азык әзерләүгә озатачакбыз. Хәзер иң мөһиме, яңгырлар урып-җыюга комачауламасын иде", - дип хәбәр итте "Авангард" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов

26 сентябрьдә Буа медицина училищесында "медицина һәм социаль карау"компетенциясе буенча WSR һөнәри осталык Региональ чемпионатының I этабы узды. Чемпионатта 101, 301,302, 401 төркем студентлары катнашты. Балларны санау нәтиҗәләре буенча призлы урыннар: I урын - Халитова Рәзилә, II урын-Чайкина Юлия, III урын-Җәләлова Әлфинә. Яшүсмерләр арасында Абдулкадырова Диләрә җиңүче булды. I этапта җиңүчеләр региональ чемпионатның II этабында катнашу өчен җибәрелә, ул Казан медицина көллияте базасында узачак. Уңышлар телибез!

Кичә Буа шәһәренең "Молодежный" паркында "Көзге яфраклар музыкасы" мәдәни үсеш үзәгенең иҗади сезоны ачылды. Бу яңа уку елы башлануын һәм иҗат берләшмәләре түгәрәкләре эшендә яңа креатив идеяләрне тормышка ашыруны аңлата. Мәдәни үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр җыр, бию, музыка уен коралларында-курай, баян, балалайкада, шулай ук актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар музыкаль номерлар күрсәттеләр, тамашачыларга күтәренке кәеф һәм күп кенә якты хисләр бүләк иттеләр.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр бәйрәм уңаеннан районның өлкән яшьтәге кешеләренә бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә, 5 һәм 6 октябрьдә – бушлай мунча хезмәте.
Чәчтараш хезмәтләре Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт, Р.Люксембург  урамы 153 йорт, 1 бина адресы буенча күрсәтелә. Мунча хезмәте – Буа шәһәре Арефьев урамы, 12 йорт адресы буенча.
Хезмәт күрсәтү өчен үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы, СНИЛС булу зарур.

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   

Фикер алышуда  Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмати  технологияләрне һәм элемтәне цифрлы  үстерү министры  урынбасары Булат Исмаәгыйлев һәм «Иннополис» университеты  вәкилләре  катнашты.  

Бүген, 26 ноябрь көнне, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Буа җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре «Яшь Гвардия» белән берлектә, ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Кичә, 25 сентябрьдә, «Актив озын гомерлелек» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында, «Алтын көз» республика социаль программалар конкурсына һәм «Безнең төбәк осталары» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды, анда министр урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты, ул конкурста катнашучыларны Җиңү белән котлады һәм истәлекле дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

Татарстанның  36  муниципаль районыннан конкурска гариза  биргән  132   крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ  2 млн сумнан  алып  4  млн  сумга  кадәр  грантларга  ия  булдылар.  Иң күп  җиңүчеләр   Мамадыш районыннан  (8 фермер), Азнакай һәм  Теләче  районнарыннан    (6шар фермер).


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Буа районына Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан фәнни экспедиция килде. Әлеге экспедициянең максаты-халык декоратив-гамәли иҗатын (чигү, туку, агач һәм металл эшкәртү һ. б.) җыю һәм өйрәнү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International