Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
Джамбулат Хатуов билгеләп үткәнчә, туфракның әчесен бетерүгә 2019 елда аграрчылар тарафыннан тотылган чыгымнарны каплау өчен федераль бюджеттан 2020 елда 1 млрд сум акча бүленәчәк. Аның сүзләренә караганда, бу уңдырышлылыкны арттырырга һәм бөртеклеләрне җыю буенча план күрсәткечләрен үтәргә ярдәм итәчәк. Алдан башкарылган бәяләүләр буенча, дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә 3,4 млн. гектар мәйданда әче туфракны известьлау буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашырганда алынган өстәмә ашлык хакының суммасы 2030 елга кадәр 66 млрд сум булачак.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре һәм терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 7853 гектарында, ягъни 50 процентында уңыш җыеп алынган. Алардан иң күп – 8918 гектар мәйдан биләүче татлы тамырның 46 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та чөгендер казу төгәлләнгән. “Ямбулат”та бу күрсәткеч- 85, “Дружба”да 53 процент тәшкил итә.
Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 62204 тоннасы, ягъни 79 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 24,1 центнер тәшкил итә. “Авангард” агрофирмасында һәм “Коммуна”да бөртек өчен куккуруз, “Бола”да һәм фермер хуҗалыкларында көнбагыш суктыралар. Беренчесенең-17, икенчесенең 27 проценты җыеп алынган. Башка эшләр дә дәвам итә. 23939 тонна салам җыелган, 47439 гектар мәйдан туңга сөрелгән.
Буада яңа балалар сәламәтләндерү лагере төзү планлаштырыла. Дүшәмбе көнне Ял үзәгенә педагоглар, яшьләр белән эшләүче төрле ведомстволар һәм структуралар хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре, яшьләр үзләре аның концепциясе буенча фикер алышуга җыелды.
Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов мондый мөмкинлекнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелүен ассызыклады.
– Агымдагы елда балалар лагерьлары төзү буенча яңа программа эшли башлады. Буа районы да анда катнашырга тели. “Наратлык” лагереның да урыны начар түгел, һавасы саф, әмма анда зур үзгәрешләр кертү мөмкинлеге аз. Шуңа да яңасын төзү урыны итеп “Буа-Алан” территориясен сайладык. Әлеге мәйданны Сабан туйлары вакытында гына түгел, күбрәк вакыт эшләтергә дә телибез. Ипподром, картинг үзәге, башка социаль-мәдәни объектлар булдыру уе да бар. Лагерь проекты буенча теләкләрегез һәм фикерләрегез дә мөһим. Алар барысы да исәпкә алынып, эшләнеп беткән вариант Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгына тапшырылачак, – диде ул.
Өч командага бүленеп эшләгән фикер алышуда катнашучылар булачак лагерь планы белән башлап кәгазьдә таныштылар. Аннан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов аның турында экранда слайдлар аша да сөйләде. Аның әйтүенчә, 250 урынга исәпләнгән лагерьның “Орхидея” һәм Карлы елгасы ягында йокы корпуслары, ипподром белән чиктәш өлешендә – административ биналар, Сабантуй мәйданы ягында спорт мәйданчыклары урнашачак. Керү төркеме һәм төрле клублар, әти-әниләр белән очрашу урыннары Наратлык урманы ягыннан булачак. Лагерь территориясе уртасында 100х150 метр үлчәмле сулык ясау да күздә тотыла. Анда грунты алынган котлован бар инде. Суны скважина бораулап тутыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевидениесенә соңгы күчү 14 октябрьгә планлаштырылган.
Татарстанда цифрлы ТВ инде узган елның декабреннән бирле эшли. DVB-T2 стандартына ярдәм итүче телевизорлар хуҗалары, шулай ук IP-TV абонентлары, кабельле һәм спутник челтәрләре хуҗалары хәзер үк югары сыйфатлы 20 беренче һәм икенче мультиплекс телеканалын карый.
Бүген завод ашханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.
«Буа шикәре» ҖЧҖ ветераннарын һәм пенсионерларын хөрмәтләү предприятие директоры Валерий Погребной, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов катнашында узды. Быел 545 пенсионер шикәр салынган капчыкларны алды.
Әгәр дә сез катлаулы тормыш вәзгыятенә эләккәнсез икән, гаилә мөнәсәбәтләрендә яки яшьтәшләрегез белән мөнәсәбәтләрдә нинди дә булса проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булмау белән очраштыгыз, физик, сексуаль яки психологик көчләү корбаны булдыгыз, барысын да Үзегездә тотмагыз! 8-800-2000-122 балалар ышаныч телефонына бер генә шалтырату квалификацияле белгеч тарафыннан консультация алачаксыз, ул Сезнең ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәк, психик киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк һәм теләсә кайсы мәсьәлә буенча психологик ярдәм күрсәтәчәк. Һәм болар барысы да тулысынча аноним, конфиденциальлек һәм бөтенләй бушлай!
2020 елның 9 маенда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Хәзер үк инде бу күркәм бәйрәмгә, күз яшьләре, халык йөрәгендә истәлек белән, әзерлек эшләре башланды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Буа муниципаль районында бөек датага әзерлек тулы куәтенә бара, ә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында инде хәзер үк яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе «Җиңү урманы» бөтенроссия акциясе булды, анда Буа муниципаль районы укучылары да катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы ипотека буенча уникаль карар өстендә эшлиләр: авылда яшь белгечләр аны 3%ка кадәр ставка белән алырга мөмкин.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3%ка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1%ка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.
Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә. Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртеп уза. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн. сум тәшкил итә, шуның 1 трлн. сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.
Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2019 елның октябрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы
1 октябрь-Тимбай, Мөкерле, Кырык Садак, Янтуган, Янтуган авыл җирлекләре: Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү.
1 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия 8-800-100-26-27 телефоны эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча сорауларга җавап бирәчәк.