ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Игътибар итегез!
Чит илгә ял итәргә җыенганда салым бурычының булмавын тикшерегез.
Бурычлар турында белергә мөмкин:
- үз салым инспекциясендә;
- салым түләүченең шәхси кабинетында Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (nalog.ru);
- дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru)
- КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә.
Бурычларны түләп була:
• Россия Федераль салым хезмәте сайтында электрон сервислар ярдәмендә салым инспекциясендә бирелгән яки формалаштырылган квитанцияләр буенча банк яки почта бүлекчәләрендә акчалата исәп-хисап ясаганы өчен;
• Салым түләүченең шәхси кабинетында, Федераль салым хезмәте сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислар ярдәмендә акчасыз исәп-хисап ясау буенча.

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Авыл спорт уеннары авыл  халкының  сәламәтлеген  ныгыту,  физкультура  һәм спорт белән  актив  шөгыльләнү  өчен  шартлар  тудыру,  авылда  спортның  аеруча  популяр төрләрен  үстерү һәм  авыл  халкы  арасында  сәламәт  тормыш  рәвешен  булдыру  максатларында  үткәрелә.  Ярышларда катнашучылар  өчен  катгый таләп   –  авыл  җирлегендә  яшәү.  


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 

Бакчачылыкны  һәм яшелчәчелекне  үстерү  максатларында  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  2019 елның  11  июлендә түбәндәге  карарны  кабул  итте:    “Сентябрьнең  беренче  шимбәсен  Татарстан Республикасының  бәйрәм  көне – Бакчачы  көне итеп  билгеләргә”.    Быел бу  көн   7 сентябрьдә  билгеләп  үтелә.   

Татарстанда  900дән артык  коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  теркәлгән.    1 миллионнан  артык  граждан гомуми мәйданы  20 мең  гектар  булган  386 мең  бакча  кишәрлегеннән  файдалана.    

Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.

Бүген Буа муниципаль районының Чуаш Киштәге авылында җирле халык күп функцияле үзәк ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Марат Җаббаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, авыл җирлеге халкы катнашты.

Бүген Буа муниципаль районында Түбән Наратбаш авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, район башлыгы Марат Җаббаров һәм Түбән Наратбаш авыл җирлеге халкы катнашты.

Бүген Буа шикәр заводы күрше районнар агрофирмаларыннан китерелгән чималның беренче партияләрен кабул итте. Традиция буенча сезонны ачу тантанасы " Ак Барс "холдингының генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәнис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар барысы да җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр.

20 һәм 45 яшьтән соң паспорт алыштырырга кирәклеген һәркем белә. Аны дәүләт порталы аша башкаруы күпкә җиңелрәк, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да бирелә.

Моның өчен бары Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә кирәк. Бу эштә Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” номерлы йортта урнашкан күпфункцияле үзәкнең һәм Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Б” номерлы йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны алып килү сорала.

Шулай ук порталда  миграция юнә-лешендә башка хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, яшәү урыны буенча теркәлергә һәм теркәүдән төшәргә.

Беррәттән район эчке эшләр бүлеге-нең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе ирекле дактилоскопия теркәлүе үткәрә. Моның өчен Буа шәһәре, Яшел урам, 48 номерлы йортка (район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы) килергә кирәк.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы кече һәм урта эшкуарлык яңа эш урыннары булдыру өчен зур потенциалга ия, төбәктә эшсезлек һәм социаль киеренкелек дәрәҗәсенең кимүенә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәренең артуына алшартлар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 48472 гектарда, ягъни барлык мәйданның 94 процентында җыеп алынган. “Алан”да, “АгроНур”да, “Ямбулат”та урак төгәлләнгән. Ындыр табакларына барлыгы 150157  тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 31 центнерга тиң.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 14818 тонна салам җыелган, 12523 гектарда көзге чәчү үткәрелгән, 9025 гектар мәйдан туңга сөрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International