ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

“Демография” милли проекты кысаларында районга яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады. Гадәти булмаган такси беренче эш көнендә Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны фельдшерлык-акушерлык пунктына диспансерлаштыру узарга ташыган. Шулай ук ул Адав-Толымбай авылына берничә рейс ясаган. Бүген ул 50 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл фельдшерлары Альбина Васильева һәм Люция Каюмова исемлек буенча әби-бабайларны алдан чакырып куйганнар. Барысы да мондый бушлай транспорт булуга шат.

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» акциясе оештырдылар, аның төп максаты-авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә конкрет адреслы ярдәм күрсәтү.

2019 елның 3-5 сентябрендә Казан шәһәренең "Рубин" стадионында 2008-2009 елгы Кече шәһәрләр һәм районнардагы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бер округлы турнирда республиканың иң көчле алты командасы билгеләнде. Беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын - Буа шәһәренең "БАТЫР" спорт мәктәбе (тренеры: Садыйков Р.Р.), 2 урын - Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы, 3 урын-Актаныш авылының "Иман" командасы.

Көнбагыш үсемлекләре чәчүлекләрне дискацияләгәннән соң вегетация туктатыла һәм алар бер үк вакытта өлгерәләр, ә урып-җыю сроклары тизләтелә һәм алдан ук планлаштырылырга мөмкинлек бирә. Авырулар (кәрҗиннәр череклеге) кими, урып-җыю техникасының җитештерүчәнлеге арта, орлыкларның сыйфаты һәм уңышы яхшыра, майлылыгы арта, киптерүгә киткән чыгымнар кими.

Буа районына эшлекле сәфәр белән Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь һәм хезмәт матбугат секретаре Оксана Александровна Ефимова килде. Визит программасына Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу да уздырдылар. Кунаклар «Монополиягә каршы федераль хезмәт: ул нәрсә белән шөгыльләнә һәм ул кулланучыларга нәрсә белән файдалы» дигән темага дәрес үткәрделәр.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буа районы эшкуарлары өчен шәһәрнең ресурс үзәгендә бизнес алып бару өчен социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдалану буенча укыту тренингы уза. Казаннан килгән остазлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бизнес өчен файдалы булган социаль челтәрләрне ничек кулланырга, нинди платформалар популяррак һәм үзләренең потенциаль клиентларын кайда эзләргә икәнен сөйлиләр. Шулай ук чара кысаларында Буа районы укучылары һәм студентлары белән очрашу узды

Шәһәрнең үзәк мәйданында җәмәгать тәртибен саклауга булышлык итүче полиция нарядларының тантаналы гарнизон разводы узды. Аны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, бүлек начальнигы, полиция полковнигы Ренат Хәсәнов кабул итте.

Бүген Буа шәһәрендә яшәүче Кәбирова Хаҗинә Хәйретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева юбилярга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Хаҗинә Хәйретдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

«Автобус 14..30» яшьләр акциясенең төп максаты – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне туплаячак һәм муниципаль районда тормыш ничек оештырылырга мөмкин икәнлеген күрсәтә алачак. ⠀


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында «Манзара» татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып белү программасы чыгачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International