Кичә, 10 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Бүген, 10 сентябрь көнне Буа дәүләт драма театрында Беренче сыйныф укучылары өчен "Светофор" спектакленең хәйрия күрсәтмәсе узды. Әйтергә кирәк, әкиятнең авторы һәм режиссеры Азат Зарипов үзенең куелышында балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төп төшенчәләре белән таныштырды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауны узган һәм гамәлдәге дип таныды. Бу хакта Цикның бүгенге утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар итә: өченче яшьтәге кешеләргә карата алдау очраклары кабат күбәйде. Мошенниклар пенсионерларга Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, аларның пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерергә тәкъдим итә.
"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән 3 нче номерлы социаль участокта төркемле дәрес уздырганнар.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Иске Суыксу авылында чишмә территориясен җыештырдылар. Чишмә территориясен чүп-чардан, коры үләннән һәм үсеп чыккан үсемлекләрдән чистарттылар. Хәзер яңадан төп суга төшү уңайлы булды.
16-27 сентябрь көннәрендә хайваннар котыру авыруын профилактикалау декадасы кысаларында «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ хайваннарны котыру авыруына каршы түләүсез вакцинацияләү хезмәте күрсәтә, шулай ук вак йорт хайваннарын теркәүне уздыра. Элемтә өчен телефон: 3-25-10.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган балалар белән «Каршылыклы юл» дип исемләнгән спорт–сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Буа шәһәренең «Теремок» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм балалар белән берлектә, социалистик Хезмәт Герое Г.С. Сторожев һәйкәле территориясен төзекләндерделәр. Чара мөмкин кадәр күбрәк кешене, бигрәк тә яшь буынны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән иде.