Бүген техника гөрелтесе бөртеклеләр, көзге культуралар кырыннан шикәр чөгендере басуына күчә. Татлы тамырны инде шикәр заводында да кабул итә башладылар. Күрше районнар агрофирмаларыннан беренче олаулар узган атна ахырында килде. Сезон ачу, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә узды. Анда “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, дин әһелләре катнаштылар. Алар чөгендер игүчеләргә дә, эшкәртүчеләргә дә уңышлар теләделәр. Заводның генераль директоры Валерий Погребной предприятиенең чөгендер кабул итүгә һәм эшкәртүгә тулысынча әзер булуын әйтте. Аның тәүлегенә 6 мең тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бар. Быел бу мөһим, чөнки шикәр чөгендереннән мул уңыш көтелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, район хуҗалыкларында 9 мең гектарга якын мәйданда игелгән культурадан тулаем җыем 300 мең тоннадан да ким булмас, дип көтелә. 10 сентябрьгә “Авангард”, “Дружба” агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында җир өстенә 14137 тонна чөгендер чыгарылган. Районда татлы тамыр уңышын җыюга беренчеләрдән булып Кырык Садактан Зөлфия һәм Айрат Алләмовлар фермер хуҗалыгында керештеләр. Алләмовларның “беренчелеге” серен без дә белергә тырыштык.
Быел һәр бакчада диярлек бәрәңгеләр җырда җырланганча йомры гәүдәле, йодрык кадәрле. Хәтта аннан да эрерәкләре бар. Мул уңыш җыеп алган хуҗалар икенче икмәкне шулкадәр үстергән яңгырлар зыян да салмадымы, черемәсме икән, дип борчыла хәзер.
“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүле-генең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева иң элек бәрәңгене саклауга дөрес салырга киңәш итә.
Комбайнчылар арасында республика ярышы төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районнан “Иң яхшы комбайнчы” исемен 30 механизатор дәгъвалый.
10 сентябрьгә алар арасында иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз. Икенче төркемдә лидерлар – “Коммуна” җәмгыяте комбайнчылары. “Акрос-550” комбайны белән Илдус Насыйбуллин 2735, “Акрос-530” белән Ринат Нигъмәтуллин – 2365, “Дон-1500” комбайнында Ришат Ибләминов 2313 тонна ашлык суктырып алдылар.
Көз җитү белән бакчачылар җиләк-җимеш агачларын яңартуга керешәләр. Бүген базарларда үсентеләрнең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Әмма Россельхознадзор идарәсенең орлык контроле бүлеге белгечләре үткәргән рейдларның еш кына үсентеләрнең сыйфаты мактанырлык түгеллеген күрсәтте.
Шушы көннәрдә бозда Буаның “Арктика” һәм Казанның “Олимп” ветераннар хоккей командалары очрашты. Уенчылар аны быел хоккей сезоны ачылуга һәм Ярославль шәһәренең моннан җиде ел элек авиаһәлакәткә очраган “Локомотив” командасын искә алуга багышлады.
Дөресрәге, “Олимп” командасы составында да буалылар иде – Казанда яшәүче якташлар. “Рубин” футбол клубының дәүләт һәм муниципаль органнар власте элемтәләре буенча директоры Ринат Булатов оештырган команда ул. Бозда дусларча очрашу вакытында “Артика” спорт мәктәбенә кирәкле ярдәм дә барлана.
Алка капкаларга бер-бер артлы кереп барды, уен оттырышсыз тәмамланды. Ахырдан якташлар районда спортның торышы, яшь уенчыларның уңышлары белән кызыксындылар. Спорт мәктәбен-дә шөгыльләнүче балаларга бу юлы экипировкалар кайтарырга вәгъдә иттеләр.
Республикада ветеринар иминлекне тәэмин итүгә көрткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ГБУның Әлки ветеринария участогы мөдире Ринат Ришат улы Насыйбуллинга “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” мактаулы исеме бирелде. Котлыйбыз!
Узган якшәмбедә буалылар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады. Алар ике бюллетеньдә үз тавышларын бирделәр – партияләр һәм депутатлар арасында сайлау ясадылар.
Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәнге 7 сәгатьтә шәһәрдә 15, ә авылларда 56 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Район буенча тавыш бирергә хокуклы 34 меңнән күбрәк сайлаучы исәпләнде. Халык иртән үк актив булды: 10 сәгатькә шәһәрдә яшәүчеләрнең 15, ә авыл халкының 20 проценты гражданлык бурычларын үтәде. Авыллар арасында Аксу, Татар Аксуы, Тутай, Югары Наратбаш, Кырык Садак, Яңа Шәйморза, Өчмунча, Яшевкада яшәүчеләр алда барса, шәһәрдә Мәктәп, Үзәк, Студентлар, Төньяк, Кызыл Армия сайлау участоклары лидер булды.
2019 елның 16 августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә салым белдерүләре белән почта аша җибәрүләр ала башладылар. Салымнарны быел 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
Гражданнар алган конвертларның эчтәлеге үзгәрде – быел аерым түләү документлары (квитанцияләре) конвертка кертелмәде. Шуның белән бергә, салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, бюджет системасына салымнар күчерү өчен, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) реквизитлары салым уведомлениесендә күрсәтелгән, шулай ук салымнарның һәр исәпләвеннән соң урнаштырылган Qr-код һәм штрих-код кертелгән.
2014 елның 31 декабренә кадәр керү турында гариза биргән һәм ирекле взносны 2015 елның 31 гыйнварына кадәр түләгән пенсияләрне дәүләт финанслашуы программасында катнашучылар, ел саен үзләренең тупланма пенсияләренә 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә акча күчергән очракта, дәүләт финанслашуына исәп тота алалар. Бу очракта дәүләт взносны ике тапкыр арттырачак – аларның "пенсия" счетына шундый ук сумманы кертәчәк.
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү турында 1,1 млн.нан артык сорауны эшкәртте.
2019 елның гыйнварыннан алып августына кадәр Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан 1,1 млн.артык күчермә биргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35% ка күбрәк. Шунысы игътибарга лаек, шуларның 988 меңнән артыгы электрон рәвештә бирелгән.