Узган ел, туфракта дым җитмәү сәбәпле, уҗымнар начар тишелде, язын хуҗалыкларда барлык мәйданны диярлек кабат чәчәргә туры килде. Быел, шөкер, һава торышы алай сынамады – киләсе ел уңышына нигез салганга кадәр яңгырлар мул булды. Көзге чәчүне оптималь срокларда үткәргән хуҗалыклар кырларында инде уҗымнар ямь-яшел булып утыра.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов әйтүенчә, хуҗалыклар нигездә тиешле срокка сыешкан – 20 августтан 10 сентябрьгә кадәр планлаштырылган 18 мең гектарның 15 меңгә якыны чәчелгән. Бары кайбер фермер хуҗалыклары гына соңарган. Хәзер алар узган елгы уңышсызлыкка юлыкмас өчен яңгыр яуганны көтәләр. Дым, вакытында чәчелеп, тишелеп чыккан, кайбер кырларда тармаклану фазасында булган үсентеләргә дә кирәк. Соңгы көннәрдәге җәй айларындагы кебек кояшлы, җылы һава торышы дым югалу белән бергә корткычларның үр-чүенә дә китергән. “Рос-сельхозүзәк”нең районара бүлеге җитәкчесе Радик Ибәтуллин, әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева хуҗалыклар җитәкчеләре чакыруы буенча уҗым-нарны бу уңайдан һәм башка күрсәткечләр буенча тикшерәләр.
Бүген «Тамак» кафесында Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча подразделениеләр оешуына 300 ел тулуга багышланган чара узды.
Җыелучыларны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады.
"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән чара уздырганнар.
"Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН " акциясендә катнаштылар. Балалар үз хезмәтләре белән үстерелгән кәбестә, болгар борычы, помидор, кыяр һәм алма "авыл ишегалды" ннан мул уңыш җыеп алдылар һәм Нина Степановнага мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре белән уңышның бер өлешен бүләк иттеләр. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән. Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү аркасында мөмкин булды.
Дәүләт кадастр исәбенә күчемсез милекне кую вакытын сизелерлек киметергә кадастр исәбенә алу һәм хокукны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерүгә юнәлдерелгән Электрон сервислар мөмкинлек бирә. Шулай итеп, гариза Росреестр порталы аша бирелә икән, кадастр исәбенә куелу биш эш көне дәвамында башкарыла. Әгәр дә гариза КФҮ аша бирелә икән, бу очракта процедура җиде эш көне дәвамында уздырылачак.
Бүген Иске Суыксу авыл җирлеге Советының чираттагы утырышында авыл җирлеге башлыгы итеп Юсупова Венера Шәүкәт кызы сайланды. Депутатлар аңа ышаныч белдерделәр, аның кандидатурасын муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасына бертавыштан хуплады.
Бүген Адав-Толымбай авыл җирлеге Советы утырышы булды, анда кадрлар мәсьәләсе каралды. Депутатлар бертавыштан яңа сайланган җирлек Советы депутаты Әхмәтҗанов Азат Фазылҗан улын авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: "Акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, контроль-касса техникасын куллану һәм теркәү өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!
Шушы көннәрдә М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең Яшь армиячеләре "Алга яшь аармиячеләр" республика хәрби-спорт уенында катнаштылар, һәм анда Буа муниципаль районын конкурс программасы ярышларында лаеклы тәкъдим иттеләр.