ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Иске Тинчәле авылында гомер итүче Мөхтарова Әбризә Гаяз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Әбризә Гаяз кызы «Волга» колхозыннан, төрле эшче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Тыл хезмәтчәсе 3 бала тәрбияләп үстергән.

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең җаваплы хезмәт җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында утырышы узды.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы искәрткәнчә, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә Беренче канал экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карыйсыз.

Буа муниципаль районы кырларында силос һәм яшел азык өчен кукуруз җыю башланды. Кукуруз һәрвакыт эре мөгезле терлекләр өчен аксым һәм углеводлы азык чыганагы булып санала. Ул һәр терлекчелек хуҗалыгында үстерелә диярлек: савым сыерларының югары сөт продуктлылыгы турында уйланган предприятиеләрдә кукуруз игүне дәвам итәләр. Быел районда кукуруз силосына 6026 га бүлеп бирелгән, аның 846 га мәйданнан ашлык җыелган. Бөртек өчен кукуруз җыюга аграрийлар 20 сентябрьдән соң керешергә планлаштыралар.

2019 елның 10 сентябрендә Актаныш авылында Татарстан Республикасының "Авыл яшьләре" дип исемләнгән 11 авыл спорт уеннары старт алды. Буа муниципаль районы командасы составында 10 спорт төре буенча 50 спортчы бар: волейбол, сыер савучылар, җиңел атлетика, механизаторлар, көрәш, шашка, шахмат, өстәл теннисы, мас-реслинг, бадминтон һәм аркан тартышу. Безнең спортчыларга уңышлар телибез!

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Куркынычсыз зебра» акциясе үткәрелде. Акциянең максаты: тәрбияләнүчеләрдә урам һәм юлларның куркынычсыз хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; балаларның юл-транспорт травматизмын киметү; юл тирәлегендә үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче С.И.Нуретдинова белән бергә җәяүлеләр кичүенә юл тоттылар, анда аларны әкият герое – буйлы Зебра көтте. Зебра балаларга юл йөрү юлын ничек дөрес итеп узарга кирәклеген сөйләде. Ә "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа территориаль идарәсенең профилактика бүлеге әйдәп баручы белгече С.М.Мурзакова балаларга юл аша чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сораулар бирде һәм балаларны тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар белән киемнәр кияргә кушты. Чара ахырында балалар алган белемнәрен кулланып, тәрбияче белән бергә җәяүлеләр кичү юлын үттеләр һәм балалар мәйданчыгына эләктеләр, анда күңелле вакыт үткәрделәр.

Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Бу эш “Авангард”, “Дружба” агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 сентябрьгә 8918 гектарда үстерелгән татлы тамырның 657 гектарында, ягъни 7,4 процентында тамыразыклар җир өстенә чыгарылды. “Авангард”та бу күрсәткеч 24 процент тәшкил итә. Биредә һәр гектардан утрача уңыш күләме дә иң зурысы: бүгенге көнгә ул 550 центнерга тиң.  Район буенча – 441 центнерга.

Әле урамда кояшлы җылы көннәр хөкем сөрсә дә, малларны җәйләүдән торакларга кайтарыр вакыт җитте. Белгечләр кышлатуга күчерүне сентябрь уртасыннан соңга калдырмаска киңәш итә.

– Көз барыбер үзенекен итә – көндезләрен һава температурасы ничек кенә югары булмасын төнгә суыта. Сыерлар өчен бу файдага түгел, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов. Аның әйтүенчә, район хуҗалыкларында малларны кышлатуга күчерү төгәлләнү алдында. “Яхшы торак – ярты азык” дигән әйтемне истә тотучылар кышлатуга терлекләрне җәйләүгә күчерү белән әзерләнә, фермаларны төзекләндерә башлый. Күбесендә ремонт төгәлләнгән. Бары “Йолдыз” җәмгыятендә генә берничә көнлек эш бар. Анда 200 башка исәпләнгән бинада идәннәрне, 100 башка исәпләнгәнендә түбәне алмаштыралар. 

“Заря” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсендә сыерларны фермага беренчеләрдән булып, сентябрь башында ук кайтардылар.

Сентябрь башыннан  гриппка каршы вакциналаштыру башланды. Быел ул районда 22 меңнән күбрәк кешене колачлаячак, дип көтелә.  Гриппка каршы кампания нинди тәртиптә узачак, прививканы кайларда ясатырга булла? Материал шул хакта.  

Район үзәк дәваханәсе баш эпидемиологы Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, быел гриппка каршы 17 меңгә якын өлкән кешене һәм 6 меңнән күбрәк баланы вакциналаштырырга җыеналар. Узган ел районда 45 процент яшәүче вакциналаштырылса, быел бу санны 55 процентка җиткерергә кирәк. Табиб әйтүенчә, безнең районга быел да 2013-2014 еллардан бирле таныш “Совигрипп” препараты кайтарылган.  Гади итеп аңлатканда, ул көчле “Мичиган” вирусына дә каршы торырга сәләтле. Вакциналарның составы ел саен үзгәртелеп, яңа төре чыгарыла. 2019-2020 елгы вакцина h1n1 штаммнары белән эшләнә. Ә аның тәэсир итү сәләте түбәндәгечә: организмга кертелгән вакцина, грипп вирусы эләксә, ул аның мембраналарын параличлый һәм үтерә. Моның белән вирусның алга табан үсешен туктата.

Агымдагы елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсиягә чыгарга торган 22 мең гражданның ташламаларын, аларга тиешле социаль ярдәмне раслады. Әлеге мәгълүматлар ташламалар күрсәтүче власть органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде.

Иң зур күләмдә раслаучы мәгълүматлар эш бирүчеләр-дән килде. Бу пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең диспансерлаштыру үтүгә өстәмә ял көненә хокукы турында. ПФР эш бирүчеләр соравы буенча 16 мең кешегә карата мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта республикада 46 меңнән күбрәк, Буа районы буенча 432 эш бирүче белән килешү төзелгән.

Шулай ук пенсияалды яшендәгеләрне һөнәри кабат укыту буенча да эш алып барыла. Бүгенге көнгә Буа районы буенча шундый 58 кеше укып чыкты. Республика буенча 4,5 мең кеше пенсиягә чыгу алды яшендә булучыларны һөнәри кабат укыту, квалификацияләрен күтәрү, уку чорына үстерелгән пособие түләү яисә әлеге категория гражданнарга эш эзләү буенча программаларны гамәлгә ашыручы шөгыль үзәкләре соравы буенча статусын расладылар.

Әгәр пенсияалды яшендәге кеше ташламаларга хокукын раслаучы мәгълүматларны мөстәкыйль алмакчы икән, ул моны ПФР сайтындагы шәхси кабинеты аша яисә клиент хезмәтчелегендә башкара ала. Шул рәвешле, Татарстан буенча ел башыннан бирле 920 кеше, күпфункцияле үзәк аша 460 кеше белешмәләр алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International