ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  

Марат  Әхмәтов билгеләп  үткәнчә, муниципаль районнар башлыкларына да,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләренә һәм  фермерларга  да  урып-җыю  җыю  эшләре  өчен  уңай  булмаган  һава  торышы  саклану  сәбәпле  “агымдагы  урып-җыю тактикасын яңадан  җитди  рәвештә  карарга кирәк”.   Республика территориясендә соңгы  көннәрдә  ява торган  тоташ  яңгырлар аркасында   ашлыкның  дымлылыгы  артык  югары саклана,  бу  урып-җыю  эшләренә  тоткарлык  тудыра.  

Вера Евдокимова һәм аккомпаниатор Илдар Нуруллин җитәкчелегендәге "Рябинушка" рус җыры ансамбле " Звучи, российская глубинка!"ел саен Чуаш Республикасының Алатыр шәһәрендә уза торган чарада катнашты.

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.    Чараны  “Татарстан умартачылар” төбәк  иҗтимагый  оешмасы,  "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү  буенча   авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  һәм   Алексеевск муниципаль районы    администрациясе  оештыра. 


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

5-7 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында традицион Халыкара мәктәп укытучылары фестивале уза. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Форумда тыңлаучылар сыйфатында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 500дән артык укытучы катнашачак

2019 елның 15 маеннан 25 июленә кадәр 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында физкультура эшенең иң яхшы куелышына һәм массакүләм спортны үстерүгә читтән торып Бөтенроссия смотр-конкурсының республика этабы узды.

Россия Президенты Владимир Путин "Дача амнистиясе"н озайту турындагы законга кул куйды. Ул 2019 елның 1 мартында тәмамланды. Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р күрсәтмәсен үтәү максатыннан 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Республика кырларында  урып-җыю барышының  торышы  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  таныштырды.  

2018 елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статья белән тулыландырылды, 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.

Физик затның бердәм салым түләүе-гражданин бер түләү поручениесе ярдәмендә Россия Федерациясе бюджет системасына ирекле рәвештә күчерә торган акчалар. Бу сумма физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә.

Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International