Кунаклар өчен ретро-дискотека, ретро-караоке, 60нчы еллар стилендәге матурлык салоны, "Вспомнить все"викторинасы мәйданчыклары эшләде.
Иң актив катнашучыларга истәлекле беләзекләр, катнашканнары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
Буа шәһәренең Үзәк стадионында 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында "Ишегалды футболы - 2019" ачык турниры узды.
Ярышларда авыл һәм шәһәрдән 6 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын - "Ювентус" 2 урын - "Симпсоны" 3 урын - "Северсталь".
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Буа муниципаль районының Ял үзәгендә методистлар Буа шәһәренең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен «Саклык дәресе» дигән профилактик чара оештырганнар.
Чакырылган ЗПСО №1 хезмәткәрләре балаларга үз эшләре, су коену сезоны вакытында сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр, суда куркынычсызлыкның гомуми кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар, укучыларны янгын-коткару кораллары, сулыш һәм тире органнарын шәхси саклау чаралары, шәхси саклану чаралары белән таныштырдылар.
Буада яшәүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, "Безнең ишегалды" проекты кысаларында, ишегалларының проекты нинди булачагын хәл иттеләр.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин шәһәребезнең Титов урамындагы 2, 4, 6, 8 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында алар булачак ишегалларының проектлары турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән таныштырдылар. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Бу проект Буада да тормышка ашырыла башлады. Биредә яшәүчеләр типлаштырылган проект белән зур кызыксыну белән таныштылар һәм үз төзәтмәләрен тәкъдим иттеләр, сәяси партиянең халык ихтыяҗлары турында кайгыртуын аеруча билгеләп үттеләр.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.
Искәртеп узабыз, урып-җыю эшләренең барышы турында актуаль мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Оператив мәгълүмат» бүлегендә алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Күргәзмә кысаларында түбәндәге тематик бүлекләр оештырыла: фермер продуктлары, экопродуктлар, ит һәм кош ите, балыктан һәм иттән затлы продуктлар (деликатеслар), ярымфабрикатлар, сөт продукциясе, сырлар, десертлар, кондитер әйберләре, киптерелгән гөмбәләр һәм җиләкләр, бал һәм умартачылык продуктлары, чикләвекләр һәм коры җиләк-җимеш, ңөрес туклану, азык-төлек продуктларын китерү.
25 июльдә 14.00 дән 15.00 гә кадәр «АиФ-Казан» редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре белән «туры линия» узачак. Укучыларның сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы Марина Фәттахова һәм Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирәчәк.
Нурлат районының «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә шундый принцип буенча 800 тонна яссылатылган арпа әзерләнгән. Болар - КФХ Сөләйманов А.И. һәм «Южный» АФ ҖЧҖ, аларда 400әр тонна шундый ашлык әзерләнгән. якын араларда Мамадыш һәм Апас районнарында да арпаны шулай әзерләү башлана.
Хәзерге ваакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча республика хуҗалыкларында дымлы ашлыкны яссылату өчен «MURSKA» маркалы 26 техника эшли.
Кадастр бәяләве темасы буенча гражданнардан сораулар саны арту сәбәпле, Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары Татарстанда күчемсез милекнең кадастр бәясен раслауның ничек узуы турында сөйләделәр.
Күчемсез милекнең кадастр бәясе-дәүләт кадастр бәяләве процессында билгеләнгән бәя. Аның исәпләве күчемсез милек объекты характеристикаларының киң спектрына нигезләнгән – бу аның техник параметрлары, урнашуы, инфраструктура үсеше, коммуникацияләр булу һәм башкалар. Димәк, объектның нинди дә булса характеристикаларын үзгәртү аның кадастр бәясенә йогынты ясый, кадастр бәясен үзгәртә.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм системасын будыру» милли проектын карау иде.
«Милли проект яңа эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грант программалары белән бергә эшләячәк. Аларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына документалр биреп, ниндидер сәбәпләр аркасында конкурсны үтмәүчеләр дә катнаша ала. Моннан тыш, быел умарталары һәлак булган умартачылар да катнашып, үзләренең умарталыкларын торгыза ала. Программада “Умартачылык” юнәлеше буенча да ярдәм карала. Грантның максималь күләме 4 млн сум тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.