ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быел Россиядә һәм Татарстанда умарта кортлары күпләп һәлак булу очраклары хакында яздылар. Безнең районда хәл ничек? Бу хакта сөйләшергә авыл хуҗалыгы белгечләре, умартачылар Килдураз авылына җыелды.

Киңәшмәдә катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов белдерүенчә, районда быел бал бирүче культуралар – 18 мең гектарга якын көнбагыш, рапс, карабодай һәм 10 мең гектар люцерна чәчелгән.

– Кырларны корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртер алдыннан агрофирма хуҗалары, фермерлар яисә аларның агрономнары бу хакта умартачыларга өч көн алдан хәбәр итәргә тиешләр. Кисәтү ясалганнан соң, бал кортларын куркынычсыз урынга, мәсәлән, урманга илтеп куюыгыз сорала, - диде ул.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №8 районара инспекциясе салым түләүчеләргә  "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану" турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон белән  "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 22.05.2003 елның 54-ФЗ номерлы Федераль ззаконына, контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану өлешендә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Җир участогын сатып алганда, һәр граждан җирне рөхсәт ителгән җир төре нигезендә генә файдаланырга мөмкин икәнлеген аңлый. Җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану-шәһәр төзелешен зоналаштыру критерийларының берсе, ул җир кишәрлегеннән файдалану максатын билгели.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен баланы мәктәпкә әзерләү вакыты җитә, шуңа күрә һәр ата-ана аны пөхтә һәм матур киендерергә тели. Әгәр бала кагыйдәләр буенча укучылар өчен махсус форма булуны таләп иткән мәктәпкә йөрсә,һичшиксез, бу форманы иң сыйфатлы итеп сайлап аласы килә. Мәктәп өчен киемнәр сайлаганда, ул эшләнгән материалларның сыйфатына, уңайлы булуына, бала өчен куркынычсыз булуына, аның ныклы булуына да игътибар итәргә туры килә.

2019 елның  беренче  яртыеллыгында  терлекчелек  продукциясен  җитештерү  йомгаклары  һәм  икътисадый күрсәткечләр  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

Киңәшмә  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимында узды,  аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  алып  барды.  Киңәшмә  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин  катнашты.

Агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан өлешләп катнашу буенча 1318 килешү теркәлгән булса, июнь аенда-2752! Агымдагы елның алты аенда өлешләп төзүдә катнашу буенча 10 759 килешү теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23,4% ка күбрәк: ул вакытта беренче яртыеллыкта өлешләп катнашу буенча 8 722 килешү теркәлгән.


20
июль, 2019 ел
шимбә

"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре, җитәкче Илнур Гыйбадуллин җитәкчелегендә," Чайка" лагерендә ял итүче балалар өчен Яңа Тинчәле авылына байбаклар колониясе территориясенә экскурсия оештырдылар.
Чара барышында балалар зур кызыксыну белән байбаклар артыннан күзәттеләр, аларның ояларын карадылар. Илнур Гыйбадуллин лекция укыды һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында "Закон территориясе " республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре аның җиңүчеләрен һәм лауреатларын котладылар.


19
июль, 2019 ел
җомга

Бүген, 19 июльдә Ульяновск өлкәсе территориясендә эпизоотик хәлнең начараюы сәбәпле, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды. Көн тәртибендә бер сорау торды: район территориясендә дуңгызларда африка чумасы (алга таба - африка чумасы) барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау буенча тулы чаралар күрү турында.

График нигезендә Буа муниципаль районында пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Ведомствоара комиссиянең мәгълүмати очрашулары дәвам итә. Бу көннәрдә әлеге гражданнарның 2019 һәм аннан соңгы елларда хезмәт эшчәнлеген дәвам итү ситуациясен бәяләү һәм алар өчен һөнәри белем бирү кирәклеген бәяләү максатыннан «ПМК№6» ҖЧҖ  төзелеш оешмасы һәм «Буа урман хуҗалыгы» БДУ  хезмәткәрләре белән очрашулар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International