ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

Буа шәһәренең сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов "Буа" сәнәгать паркы территориясендә генподрядчы, проектантлар, технологик җиһазлар белән тәэмин итүче вәкилләр катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә төзелешнең беренче этабын тәмамлау турында фикер алыштылар, аннары "Стройсервис" подрядчы оешмасына канализация челтәрен төзү, юл төзелешен дәвам итү керә торган икенче этапка керешергә старт бирелде.

2019 елның 2-8 августында "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә Буа электр челтәрләре электр энергиясен вакытлыча бирү түбәндәге адреслар буенча туктатылачагы турында хәбәр итә:

2 августта Чуаш Киштәге авылында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр котельная, мәктәп, ОБВ, ангар объектларында, ә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мәктәп урамы буенча 1-39 нчы йорт (так ягы), Яңа урамы, 1-43 нче йорт; Пролетар урамы, 1-33 нче йорт; Ленин урамы, 1-37 нче йорт, котельная, клуб, кибет, почта объектларында электрны өзү планлаштырыла.

Яше 65тән узган пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтүче гериатрия кабинеты ачылды  район үзәк дәваханәсенең 2 номерлы поликлиникасында. Ул “Демография” илкүләм, “Өлкән буын” төбәкара проектлары кысаларында кабул итә.

Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган кабинетында кабул итә. Аның белдерүенчә, гериатр ярдәменә мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Аларның күбесе психологик ярдәм сорап килә, табибка эчке кичерешләрен, зарларын сөйлиләр. Бу алар өчен мөһим.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы 16 июль, сишәмбе көнне пленар утырышта «коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законга авыл җирлекләре депутатларының даими булмаган нигездә вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү өлешендә төзәтмәләр өченче, соңгы укылышта кабул итте. Ул ГД депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары төркеме тарафыннан тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән буын вәкилләре белән эшләү буенча нәтиҗәле формалар һәм методлар куллану кысаларында өлкәннәр белән индивидуаль эш методы -  истәлекләр терапиясен кулланалар.

Җәй күптән көтелгән ял вакыты. Дөньяның матурлыгын сез ничек күзәтәрсез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек -сез сайланган илдә, яки салымнарда экономияләп – телевизордан, йә интернеттан.
     Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.

Россиядә күптән түгел торак йортларда коммерция объектларын урнаштыруга кагылышлы РФ Торак кодексына үзгәрешләр үз көченә керде. Закон гражданнарга торак булмаган һәм кире торак урыны билгеләнешен үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм сайланган билгеләнешенә бәйле рәвештә бинаны эксплуатацияләү өчен билгеле бер стандартлар билгели. Күп катлы торак йортта коммерция эшчәнлегенең нинди төрләрен алып баруы турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары сөйләде.

Кичә Адав-Толымбай авыл җирлегендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров авыл халкы белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты. Шулай ук чарага районның социаль учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде

Кичә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров Яшевка авылында фермерлар һәм терлекчеләр белән киңәшмә уздырды. Чара "Лапшин Петр" крестьян-фермер хуҗалыгы белән танышудан башланды. Аның хуҗалыгында 110 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 65е савым сыерлары. 30 бозау бар. Петр Николаевичның 215 гектар җире бар. Фермер 150 тонна печән һәм 500 тонна сенаж әзерләгән. 17 гектар мәйданда кукуруз, силос чәчте.

"Авангард" агрофирмасының "Маяк " бүлекчәсендә борчак чабырга керештеләр һәм аны теземнәргә салалар.Бүлек идарәчесе Илдар Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, бу көннәрдә чабылган борчак орлыкка салыначак, ә салам терлекләрне кышлату өчен тюкларга тупланачак.
 Авангард бу культураны 990 гектарда игелә. Уңыш гектарыннан 25-28 центнер булыр дип көтелә. Борчак урып-җыю тәмамланганнан соң арпа басуына күчәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International