ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 1 июльдә, Россиядә истәлекле дата-хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Аны Әфганстанда, Чечняда, Белоруссиядә, Молдавия, Әзербайҗанда, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Бу дата алар – безнең белән янәшә яшәүче ветераннарга һәм инде исән калганнарны искә алу көне.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Чәршәмбе көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. 201 укучы кулларына аттестат алып, олы тормыш юлына аяк басты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.  

25 июньдә Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  үхз  көченә  дә  керде  инде. 

24 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу өлешендә   гамәлгә  ашыру мәсьәләсе   буенча     видеоконференция режимында  киңәшмә узды,  ул  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары Оксана Лут рәислегендә  барды.

Көтеп алынган ял вакыты җитә. Сез дөньяның матурлыгын ничек күзәтүегез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек  – ял итү өчен сайланган илдә , яки салымнарда экономияләп – телевизордан, яки интернет аша күзәтеп.


     Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.  Аның  максаты – авыл  территорияләрендә  милли  проектларны  гамәлгә ашыруга  анализ ясау  һәм  авылны  үстерүдә  яңа  алымнар  булдыру.   Проект бурычларына   авыл  территорияләрен  үстерүгә  тәэсир  итә  торган  милли  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының  үтәлешенә    мониторинг, авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  әзерләү һәм  җирле  халыкны  авыл  торак  пунктларын  үстерүгә  җәлеп  итү  керә.   

24 июнь көнне "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Горький тимер юлының Буа станциясендә Хезмәт һәм Сугышчан музеенда булдылар. Әлеге чараның максаты-балаларның тимер юл турында белемнәрен баету, тимер юл магистральләренең илнең барлык атларына, төрле шәһәрләргә озынлыгы һәм кешеләр өчен тимер юл транспортының мөһимлеге турында күзаллау бирү, кайбер һөнәр ияләре белән таныштыру, балаларны яңа сүзләр (йөк һәм пассажир поездлары, магистраль, метро, проводник, электричка, семафор) белән өйрәтү.

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Федераль салым хезмәте тарафыннан «юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру» сервисы эшләнде, ул юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алганда салым органына электрон документлар җибәрергә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International