2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
Барлык социаль челтәрләр буенча да зур тизлек белән 1957 — 1966 елгы барлык хатын — кызларның да бер тапкыр түләнә торган акча алу хокукына ия булуы турында мәгълүмат таратыла, чөнки алар тупланма пенсиягә акча күчергәннәр, бары тик ашыгыч рәвештә Пенсия фондына гариза язарга кирәк.
Россия Пенсия фонды, яшәү урынына бәйсез рәвештә, Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү өчен гариза бирергә мөмкин, дип искәртә.
"Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында" гы 256-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан башлап) безнең районда 3 меңнән артык сертификат бирелде. Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала - гариза биргән кешеләрнең 90 проценттан артык. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның чаралары ярдәмендә 2,6 меңнән артык Буа гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Шулардан 2,2 меңгә якын гаилә ана капиталы белән өлешчә яки тулысынча торак кредитларын кайтарды. Кредит акчаларын җәлеп итмичә тагын 400 гаилә торак шартларын яхшыртты.
"Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында 22 июньдә 21.00 сәгатьтән сәгать 4.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча «Хәтер шәме» мемориаль акциясе узачак.
Кичә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев Буа муниципаль районында булды. Аны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров каршы алды.
Кичә Буа муниципаль районында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, җитәкче-урманчылар һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең урман хуҗалыгы директорлары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды, дип хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итә, шуннан 145 млн. сумы - федераль бюджеттан, ә 105 млн сумы республика бюджетыннан бирелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 14 майга тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,7 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Татарстан кырларында уңыш формалашу чоры башлануны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә әйтте.