Ромашкалар болыннары , сыерчыкның шатлыклы сайраулары, хайваннар һәм үсемлекләр белән аралашудан шатлык - "Теремок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү нәкъ менә шуннан башлана да инде.
Мәктәпкәчә яшьтәге экологик культура нигезләрен формалаштыру зарурлыгына хәзер беркем дә шикләнми. Практикада еш кына балалар, практик эшчәнлектә кулланмыйча, табигать турында билгеле бер күләмдә экологик төшенчәләр һәм белемнәр үзләштерәләр. Табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү бурычы өстенлекле булырга тиеш. Нәкъ менә Халыкара җир көнендә «Теремок» балалар бакчасында традицион рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне яшь экологлар рәтенә алуга багышланган тантаналы бәйрәм үтте.
Казан шәһәренең " МЕГА" сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстанның нәни гүзәле-2019» XVIII Республика матурлык һәм талантлар конкурсының сайлап алу туры узды, анда бөтен республикадан 47 катнашучы, визитка һәм иҗади номер әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурста Буа муниципаль районыннан 1нче Буа балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гафурова Айгөл һәм Салаватова Алсу катнашты. Алар конкурсның финалына уңышлы узды һәм 18 майда Татар дәүләт филармониясендә узачак «Татарстан Мини Миссы-2019» титулы өчен көрәшергә мөмкинлек алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
Бүген, 22 апрельдә, Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм аның башлануының 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннарның ике айлыгы» социаль акциясен үткәрә. Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.
"Ветераннар ике айлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көн өчендә уздырылачак!
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Сәламәт булу - яхшы яшәү" дип аталган проект тормышка ашырыла. Бу проект кысаларында социаль ярдәм алучыларга медицина - социаль тернәкләндерү уздырыла. Ярдәм күрсәтү максатыннан грант акчасына аяклар өчен массаж келәмнәре, кул чуклары өчен массаж туплары, “Краб” массажерлары алынды.
Тернәкләдерүнең максаты булып организмның мөһим функцияләрен саклау тора. Ләкин профилактик дәвалау чараларны кулланып та өлкәннәргә эшкә сәләтлелекне тулысынча кайтарып булмый, шуңа тирә – юньдәгеләрнең мәрхәмәтле җылы мөнәсәбәте алар өчен зур роль уйный.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтә. Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназиянең «Мөстәкыйль балалар» республика проектында катнашучылардан торган мобиль төркем, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориаль комплексы янында "Георгий тасмасы" акциясен үткәрде.
Хөрмәтле буалылар 9 майда Буада беренче тапкыр үткәрелә торган "Җиңү вальсы" халыкара акциясендә катнашырга чакырабыз. Акциянең төп максаты — 1945 елның 9 маенда бәйрәм атмосферасын торгызу, ул вакытта Советлар Союзының бөтен территориясендә яшәүчеләр урамнарда — таныш һәм очраклы үтеп баручылар белән, тере музыка, җырлар яки патефон астында биеп, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәләр.
Укучылар, студентлар, эшләүче яшьләр, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, иҗат коллективларында катнашучылар һәм авыл җирлеге һәм шәһәрнең гади кешеләре төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендә катнашырга чакырабыз. Инде бүген, 22 апрель көнне 18: 00 сәгатьтә Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә беренче репетиция узачак. Парлап килү мәҗбүри түгел. Үзең белән алмаш аяк киеме булырга тиеш.
Барыгызны да көтәбез! Сораулар һәм тулырак мәгълүмат 8-927-248-97-65 телефоны буенча
Үзәк китапханәдә «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе кысаларында "Минем сәләтем-театр" исемле библиокичә үтте.
Чуаш Киштәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чуаш теле көне" узды, элеге чара ел саен чуаш мәгърифәтчесе һәм патриарх И. Я. Яковлевның туган көне алдыннан үткәрелә. Быел ул тантаналырак һәм киңрәк форматта узды.