27 апрельдән районда язгы ау сезоны старт алачак. Бу уңайдан законлы аулау, утлы коралны дөрес куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү өчен аучыларны узган атнада Ял үзәгенә җыйдылар.
Буа районында “Россия балалары” оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чараның максаты – яшүсмерләр арасында наркоманлыкны кисәтү һәм аларны җинаять кылуга җәлеп итү фактларын барлау.
Буалылар, сез шундый очракларның шаһиты булсагыз, безнең шәһәрдә, районда наркопритоннар оештыру турында хәбәрдар икәнсез, кичекмәстән (84374) 3-12-88 телефон номерына шалтыратыгыз.
Сезнең шалтырату күпме яшьләрне, алар арасында бәлки якын кешегезне дә, яман юлдан саклап калачагын аңлап, әлеге куркыныч афәт таралуга битараф калмагыз. Аны бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.
Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда 24-30 апрельдә иммунлаштыру атналыгы үтә. Ел саен узучы әлеге чара иммунлашуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату өчен оештырыла. Прививкалар ярдәмендә Европада ел саен 3 миллионга кадәр кешене дифтерия, коклюш, кызамык, паротит, кызылча, столбняк кебек авырулардан саклап калалар. Вакциналаштыруга буалылар ничек карый?
Яз җитеп көннәр җылыну, яшел үлән тишелеп чыгу белән авыл халкына чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алу, үстерү мәшәкате дә өстәлә. Тик аларның токымын, томшыгын, аягын, башка билгеләрен генә тикшереп калмыйча, кош гриппы булмаган территориядән китерелүенә дә инанырга кирәк. Районда әлеге авыру белән бәйле узган елгы күңелсез хәлләр кабатланырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Бүген Казанда «ВолгаСтройЭкспо» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, аның кысаларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсын оештыруда актив эше өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты диплом белән бүләкләнде. Күргәзмә ачылышында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 5 нче социаль участокта Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара үткәрде. Чараның төп максаты булып яшүсмерләргә түләүсез һәм авыр тормыш шартларында теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча аноним консультатив ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү торды.
Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыкара җир көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды. Бәйрәмдә социаль хезмәт алучылар бу көнне бөтен дөньяда ни өчен билгеләп үтүләрен белделәр, викторинада катнаштылар, үз куллары белән «Җир – безнең уртак йортыбыз, анда булган нәрсәләрне сакла!» исемле плакат ясадылар,аны матур чәчәкләр белән бизәделәр. Чара ахырында катнашучылар туган табигать һәм җир турында үзләренең яраткан җырларын башкардылар, олы уртак йортыбызга - Җиребезгә рәхмәт белдерделәр.