Буа шәһәренең ял итү үзәгендә «Әйдә шаяРТ» дигән яңа проект фестивале узды, уеннарны оештыручылар булып Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе һәм «икмәк»КВН командасы чыкты.
Быел изге Рамазан ае 6 майда башлана һәм 29 көн дәвам итәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук Ураза бәйрәме 4-нче июнь көнне узачагын хәбәр итте.
"Ачык ишекләр көне" ата-аналар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия, белем бирү процессының бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. "Батыр " балалар бакчасының педагогик коллективы ата-аналар өчен зур программа әзерләде: белем бирү эшчәнлегенең ачык күрсәтмәләре, музыкаль-күңел ачу чарасы.
Кичә, 18 апрель көнне, "АБВГДЕЙКа " балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инновацион эшчәнлек. "Мозаичный Парк"программа-методик комплексын гамәлгә кертү" темасына республика семинары узды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия акциясе белән "Рубин" футбол клубы вәкиле – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән элемтәләр буенча директор Ринат Галимулла улы Булатов килде.
Бала сәламәтлеген формалаштыру, кече яшьтәге балаларга дөрес тәрбия бирү күп очракта профилактик эшне оештыруга бәйле. Бу юнәлештә әйдәүче роль Буа районның үзәк хастаханәсе педиатрия бүлегенең сәламәт бала кабинеты эшенә бу юнәлештә әйдәүче роль бирелә.
Әлеге утырыш кысаларында торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр яктыртылды, шулай ук әлеге законнарны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелгән җирләрдән максатсыз файдалануны ачыклауга юнәлдерелгән эш турында мәгълүмат җиткерелде.
17 мартта Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яшь уйлап табучыларның “Минем кече Ватаным” республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада республиканың 20ләп районыннан 120дән артык мәктәп баласы катнашты. Иң күп проектлар Әлки, Биектау, Бөгелмә, Кукмара һәм Ютазы районнарыннан булды.
17 апрельдә “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә (ДБУ) авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һәм Казан шәһәренең өлешләп сату кибетләре вәкилләренең эшлекле очрашулары оештырылды. Бу чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән «Нәтиҗәле кооперация атналары» чарасының дәвамы булды.
18 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Уфага эш сәфәре барышында Башкортостан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча оештырылган түгәрәк өстәләдә катнашты, анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов, ике республикадан да фәнни учреждениеләр һәм эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре вәкилләре катнашты.