ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы узды. Буа муниципаль районыннан чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Буа район мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова катнаша. Корылтай үзе кичә ачылды: анда 27 илдән 500ләп гүзәл зат татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышты, Казанның балалар бакчаларында милли тәрбия алымнары белән танышты, ә кич белән спектакльдә булды.

Бүген Казанда Республика авыл яшьләре форумы старт алды. Анда Буа районы яшьләре-Алексей Кубайкин, Ләйсән Хисаметдинова да катнаша.

2019 елның 3 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3773 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларның күбесе (3738) – физик затлар. Шулай ук закон бозучылар арасында 33 юридик зат һәм 2 вазыйфаи зат бар. Тулаем алганда, 3712 җир законнарын бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 3 296 700 мең сум тәшкил итте. 

Республикада җир хокук бозуларның иң киң таралган төре булып элеккечә җир кишәрлекләре, шул исәптән җир кишәрлекләрен Россия Федерациясе законы белән каралган җир кишәрлекләренә хокуклары булмаган затлар тарафыннан үз белдегеннән файдалану тора. Җир законнарын бозуның күбесе Казанда теркәлә.

2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Европа иммунизация атналыгы (алга таба –ЕНИ) уздырылачак.
Ел саен үткәрелә торган ЕНИНЫҢ максаты - кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен Иммунопрофилактиканың әһәмияте турында халыкның игътибарын җәлеп итү һәм хәбәрдарлыгын арттыру.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы быел Иммунизациянең һәр аерым кешенең хокуклары, шулай ук коллектив бурычлары мөһимлегенә игътибарны юнәлтергә киңәш итә.

Буа муниципаль районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәйрия акциясе кысаларында  җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыять “Татарстанның кече нефть компаниясе” сугыш инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга азык – төлек җыелмасы тапшыру оештырды.

Акциядә катнашу – ветераннарга Бөек Җиңү эчен хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне күрсәтүнең бер юлы булып тора.

Акция барышында 36 Бөек Ватан сугышында катнашучыга азык – төлек җыелмасы тапшырылды.

Ветераннар күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген 19 апрель көнне Ял үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Байкал каникуллары» дигән хәйрия фильмын карау оештырылды.

 Фильмны карау алдыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гармония» хезмәткәрләре балалар белән язгы – җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Балалар кояшта, суда һәм урманда   үз-үзелэрен тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, шулай ук талпаннарның куркынычлыгы турында белделэр. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» хезмәткәрләре әңгәмә ахырында әлеге тематика буенча балаларга белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.  

“Буа күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе (инженерлык челтәрләре)” акционерлык җәмгыятенең ремонт-төзелеш участогы остасы Виктор Борисович Кузнецовка, “Водоканал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең су белән тәэмин итү цехы авария-төзекләндерү эшләре слесаре Камил Шамил улы Фәрхуллинга “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Кырларда кар эрергә өлгермәде, хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен башлап та җибәрделәр. “Ямбулат”та беренчеләрдән булып арпа һәм шикәр чөгендере чәчәргә керештеләр.

Хуҗалыкларда ат асрау күптән “мода”дан төшеп калганда, “Вираж” җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы “АгроНур”да аларның исәбе  550 баштан артып китә. Биредә бахбайлардан җәмгыять оешканнан бирле аерылмыйлар.

Буа шәһәренең "Ак каен" балалар бакчасында ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең уртак эшенең девизы: "Табигатьне пычратмаска, тормышны үз кулларың белән бизәргә!".
Безнең көннәрдә ел саен миллионнарча шешәләр, шулай ук төрле пластик савытлар җитештерелә һәм юкка чыгарыла. Ел саен калдыклар саны арта бара. Кеше өчен файда китерүдән тыш, шешә "экологик проблема" китереп чыгара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International