2019 елның 6 июнендә 14.30 сәгатьтән Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча урнашкан «Бердәм РОССИЯ " партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Шахмед улы Яһудин гражданнарны шәхсән кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 20 февралендәге 349-р номерлы боерыгы (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 5 мартындагы 450-р номерлы күрсәтмәсе редакциясендә) нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән «Наше время – Безнең заман» VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале (алга таба - Фестиваль) старт алды. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр Әлмәт, Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә узачак, суперфинал һәм гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 – 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (Алга таба – Дәүләт комитеты) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр билгеләнде.
Хөрмәтле буалылар һәм Буа муниципаль районы кунаклары!
2019 елның 8 июнендә Буа-Аланында халык бәйрәме – "Сабантуй-2019" бәйрәме узачак. Барлык буалыларны һәм район кунакларын бәйрәм чараларына чакырабыз.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан җир законнарын бозу буенча «кайнар линия» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев һәм аның урынбасары Илсур Кәримов җавап бирде. "Кайнар линия" эшләгән вакытта барлыгы 40 тан артык кешегә консультация бирелде. Сезнең игътибарыгызга сорауларның иң актуальләрен һәм аларга җавапларны тәкъдим итәлә.
30 майда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү «Манзара» программасы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проекты турында сөйләячәк, элеге законның ни өчен ул кирәк булуы һәм әлеге закон проектын кабул иткәннән соң гражданнарны нинди үзгәрешләр кичерәчәге турында хәбәр итәчәк.
Машина белән сыер саву осталарының район конкурсы шушы көннәрдә "Заря" агрофирмасының Әлши бүлекчәсендә узды. Чарада район башлыгы Марат Җәббаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, терлекчеләр, зоотехниклар һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты. 12 иң яхшы белгеч үз осталыкларын күрсәтте: теория һәм санитар әзерлек белүләрен, сыер саву аппаратын һәм аппарат белән эшләү техникасын сайлап алу һәм җыю осталыгын күрсәттеләр.
Район конкурсында "Дружба" оешмасыннан Владимирцева Алинә Алексеевна җиңүче булды, машина белен сыер саву осталары арасында "Заря"дан Емельянова Анна Васильевна 2 урынны алды, "Коммуна" хуҗалыгыннан Рахманова Майрам Нуртдин кызы 3 урында.
Район башлыгы Марат Җәббаров конкурста җиңүчеләрне котлады, аларга грамоталар һәм акчалата премия тапшырды.
Кичә, 28 май көнне, мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкара күршеләр көненә багышланган «Ә безнең ишегалдында» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар. Шәһәрнең Гагарин урамында урнашкан 28-нче номерлы кунакчыл йортта яшәүчеләр бик җылы каршы алдылар һәм рәхәтләнеп җырлар тыңладылар, күңел ачу уеннарында катнаштылар. Йорт буенча өлкәннәр Анна Степановна һәм Людмила Аркадьевна күршеләр көненә багышланган бәйрәм чарасында җырлар башкардылар.
Бәйрәм барышында ишегалларын төзекләндерүдә катнашкан иң актив кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре барысын да Бөтенроссия чик сакчылары көне белән котлады.
Чара йортта яшәүчеләр әзерләгән шашлык һәм чәй эчү белән дәвам итте.
31 майда Буада, район мәдәният йортында Буа муниципаль районының кече һәм урта бизнес вәкилләре район башлыгы М. А. Җәббаров, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, ведомство җитәкчеләре һәм башкалар белән очрашачак.
Чара барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында (ТР ФПП); республикада КУЭ субъектлары продукциясен алга этәрүдә һәм реализацияләүдә ярдәм итү өчен булдырылган электрон мәгълүмати ресурслар турында (Биржа мәйданчыгы); кече һәм урта бизнес хокукларын яклау турында - пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ККТ куллану, азык-төлек сату өлкәсендә товарлар маркировкалау турында; кече һәм урта эшкуарлык субъектларына тәкъдимнәр турында; региональ оператор белән ТК төзү һәм чыгару буенча шартнамәләр төзү турында; рәсми дилер ГАЗ Луидор (ГАЗ автоүзәге) хезмәттәшлеге турында тәкъдимнәр; Россельхозбанктан ташламалы кредит бирү программалары; РОСИНКАС эшчәнлегендәге яңа юнәлешләр турында; районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Безнең районның кече һәм урта эшмәкәрлеге вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз, ул 15:00 сәгатьтә башлана.
Кичә, 28 майда, Степанов урманы аланында Буа муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби-кыр җыеннары ачылды.
Җыенга районның 18 мәктәбеннән 79 укучы һәм 18 укытучы-оештыручылар килгән иде. 5 көн узачак уку җыеннарында егетләр хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алачак.