ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча  пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук  дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.

2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Юстиция министрлыгында коммерциячел булмаган оешмаларның хисаплары бары тик Россия Юстиция министрлыгы порталы аша электрон рәвештә генә бирелә. Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган хисап формалары үз көчен югалтты.

Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген төзүченең ышанычлылыгын ничек тикшерергә икәнен белербез. Төзелештә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илсөяр Насыйбуллина җавап бирә


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с.

Россия почтасы автопаркны әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз сыекландырылган табигый газда (СПГ) эшләүче КАМАЗ маркалы тягачлы яңа автопоездлар белән тулыландырды. Яңа транспорт чаралары инде төп төбәкара маршрутларга: Мәскәү-Казан-Мәскәү һәм Мәскәү-Екатеринбург-Төмән-Екатеринбург-Мәскәү маршрутларына чыкты.


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан төнлә 4-9 м/с, көндез 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.

2026 елның 1 гыйнварыннан барлык коммерция компанияләре өчен мөһим яңалык үз көченә керде: әгәр бер кешелек җитәкчегә, мәсәлән, директорга, бер ай эчендә түләүләр Федераль минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса, иминият кертемнәрен минималь базадан ай саен исәпләргә кирәк, хәтта үз вәкаләтләрен башкару чорында ул хезмәт функцияләрен башкармаса да, аның белән хезмәт килешүе төзелмәгән һәм (яки) хезмәт хакы исәпләнми. Иминият кертемнәрен исәпләү өчен минималь база хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә (МРОТ) тигез күләмдә кабул ителә, ул 2026 елда 27 093 сум тәшкил итә.


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

7 февральдә Буа районының Иске театры бинасында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

«Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көнен»дә эшмәкәрләрне күрсәтелгән телефон номерлары буенча  алдан язылып кабул итү гамәлгә ашырылачак 

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар ява.

Көндез башлыча явым-төшемсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International