ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен «кайнар линия» телефоны ачылачак.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.

Консультациянең вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

15 апрельдә хезмәт сораулары буенча "кайнар линия" эшләячәк.  Аның кысаларында Республикада кеше хокуклары буенча вәкиллек Аппараты хезмәткәрләре, Республика Дәүләт хезмәт иснпекциясе хезмәткәрләре, Татарстан профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга хезмәт сораулары буенча консультация бирәчәкләр. 

"Кайнар линия" 15 апрельдә 9.00-17.00 сәгатьтә узачак. 

"Кайнар линия" телефоны:  (843) 236-00-71.

29 апрельдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71.

Консультация: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда безнең район укучылары «Татарстан гасыры»халык проектының иҗат төркеме белән очрашты. «Татармультфильм» берләшмәсе хезмәткәрләре балаларга татар Республикасы тарихы турында видеоролик күрсәттеләр, дәүләтчелек һәм патриотизм дәресе үткәрделәр. Рәссам-аниматорлар анимация һәм иллюстрацияләр буенча мавыктыргыч мастер-класс оештырдылар. Аннары балаларга «Һөнәрләр» темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшләр «Татарстан гасыры - 3» анимацион мультфильмын булдыру өчен сайлап алыначак. Проект ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган, анда Буа районының 34 укучысы катнашты.

2019 елның 12 апрелендә шәһәрнең Үзәк паркында, Космонавтика көненә багышлап, 20 кешедән торган космонавтларның беренче отрядында (алар арасында Юрий Гагарин, Герман Титов, Андриян Николаев, беренче хатын – кыз космонавт Валентина Терешкова һәм башкалар бар иде) катнашучы якташыбыз Марс Рәфыйковка багышланган Буа туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе узды. Кызганычка каршы, аңа гаилә хәлләре буенча очыш ясамый кала алмаган, әмма ул хәрби очучының искиткеч тормышы яшәгән, космонавтлар әзерләүнең тулы курсы узган, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Мәктәп укучылары аларга.Сәгъдиева якташыбызның тормыш тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән фоторәсемнәр һәм китаплар карадылар.

Аның белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "кадастр инженерын сайла" өстәмә битендә танышырга була. Кадастр инженерлары рейтингы агымдагы елның өч ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән.  Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.

Кичә, 11 апрель көнне Буа муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Буа шәһәре һәм Буа районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре, социаль яклау, сәламәтлек саклау бүлеге хезмәткәрләре һәм «Форпост-хокук тәртибе»җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиесе вәкиле катнашында кичке рейд оештырды һәм үткәрде. Мондый чараны үткәрүнең төп максаты-ата-аналар тормышын, шулай ук балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карап тоту шартларын контрольдә тоту.

"Арктика" боз сараенда Буа ветеринария техникумын тәмамлаган К. Ш. Зыятдинов истәлегенә техникум командалары арасында шайбалы хоккей буенча турнир узды.

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләреннән еш кына хәзерге вакытта күп еллар элек бирелгән кадастр паспорты булу-булмавын сорыйлар.

Шимбә көнне, 13 апрельдә иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-җыю комплексы) авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International