Европа иммунизация атнасы алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-идарә) вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
15 апрельдән 29 апрельгә кадәр Идарә белгечләре вакцинация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да консультацияләр бирәчәкләр.
Консультацияләрне Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны буенча 8 800 555 49 43 (тәүлек буе), шулай ук 8(843)74-3-52-89 кайнар линия телефоннары буенча 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.
Татарстанның Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнары коммерциячел булмаган оешмаларын «Татарстан Республикасы грантлары»семинарына чакырабыз!
Кичә, 15 апрельдә, Буа муниципаль районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.
Буа шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре дипломнар белән бүләкләнде. Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашында «Татарстан Республикасы ел иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм конкурсантларны бүләкләү тантанасы узды. Буа шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Юманова Лариса Александр кызы 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде. III урын өчен Буа шәһәренең "Мелиоратор" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гыйматдинова Мәсхүдә Шәрәфулла кызы диплом белән бүләкләнде. IV урын өчен Буа шәһәренең "Завод" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Садыйкова Миләүшә Сәмигулла кызы диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, Өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешайган.
Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра.
Теркәлгән яшәү урыны булмаган республика гражданнары фактик яшәү урыны буенча социаль пенсия билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза яки социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү учреждениеләре һәм кеше булган белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар белән раслап була.
Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе декларация кампаниясен тәмамлау өчен санаулы көннәр калуын искәртә.
2018 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар үз исәпләре урыны буенча салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:
2019 елның 19-26 апрелендә "Сетевая компания" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә Буа электр челтәрләре электр энергиясен вакытлыча бирү түбәндәге адреслар буенча туктатылачагы турында хәбәр итә:
Шушы көннәрдә, 2019 елның 13 апрелендә Буа шәһәренең Лицей-интернатында медальгә дәгъва итүче 11 сыйныф укучылары белән очрашу узды. Чара "Җиңү өчен 100 балл"Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан тәкъдим ителгән бу акция бөтен Россия буенча уза. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Очрашуда катнашучылар имтиханнарга ничек дөрес әзерләнергә, имтихан вакытында артык эмоциональ киеренкелекне ничек төшерергә, үзеңне реаль уңышка ничек настроить турында сөйләштеләр.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен «кайнар линия» телефоны ачылачак.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.
Консультациянең вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.