ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары өчен "һөнәрне танып ал"дигән темага планлы чара уздырганнар. Чараның максаты-яшүсмерләрне хезмәт фәне буенча һөнәрләр классификациясе белән таныштыру, эшчәнлекнең төрле төрләре белән кызыксыну уяту.

2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую өчен кадастр инженерларыннан кергән межалау планнарын тикшерү өлешендә дәүләт регистраторлары һәм дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар арасында хезмәттәшлек итә.

2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  пешекче, 1С предприятие, маникюр буенча белгеч специальностьләре буенча уку өчен халык җыя.

2019 елның 24 апрелендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра.

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен тулы кыйммәтле " мобиль поликлиника"сын башлап җибәрү планлаштырыла.
Партия "Бердәм Россия" көне» проекты кысаларында Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты.
Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер сөт бизе һәм туберкулез яман шешен иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли.
Алар «Сәламәт киләчәк» һәм "Бердәм Россия көне" партпроектлары кысаларында Татарстан районнарына җибәрелә.

Шушы көннәрдә Буа шәһәрендә яшәүче Юнысова Зәйтүнә Кәрим кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лаеклы ялга Зәйтүнә апа «Таң» колхозыннан киткән, төрле эштә эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәнен бер гасырлык юбилее белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, якын-тирәдәге кешеләрнең кайгыртуларын теләде, Зәйтүнә Кәрим кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Менделеевск шәһәрендә көнчыгыш көрәш буенча Кобудо Татарстан Республикасы Кубогы узды. Чарада Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән һәм районыннан 600дән артык спортчы катнашты. Әлеге ярышларда карате бөтендөнья конфедерациясе версиясе буенча Татарстан Республикасының иң яхшы клубы «Ак Барс» клубы («Батыр»балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) катнашты. Анда 4 спортчы – М.Вахитов исемендәге мәктәптән Миләүшә Латыйпова, Азамат Хәсәнов катнашты, Р.Сагдеев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева, 2 нче лицейдан Кирилл Сергейчев катнашҗылар. "АК Барс" клубы спортчылары кумитэ (бои), нунчак кумитэ һәм ката дисциплиналарында чыгыш ясадылар.  Янә «Ак Барс» клубы шаккаттыргыч нәтиҗә күрсәтте.

Аны кертү ел саен язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле. Бу чорда коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утка ризык әзерләү, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары, урман кишәрлекләре белән чиктәш зоналарда, торфаклы участокларда һәм ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела.

Гомуми нигезләмәләр.
Һәркем үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия.
Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый.
Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт мөнәсәбәтләрендә һәм хезмәткәрләр белән турыдан-туры элемтәдә хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International