16-17 апрель көннәрендә Буа дәүләт драма театры базасында Ш. З. Закиров исемендәге «Идел йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры узачак.
Буалыларны иҗат һәм сәнгать дөньясына чумарга чакырабыз. Керү ирекле.
Буа муниципаль районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр шагыйрә, драматург, прозаик, публицист, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиеваның, шәһәрнең үзәк китапханәсендә үткән, иҗат кичәсендә булдылар.
Мәгълүмат өлкәсе бүгенге көндә үзләренең белем дәрәҗәсен, шул исәптән финанс хезмәтләре өлкәсендә дә, арттыруда бик күп төрле ысуллар тәкъдим итә ала. Әлеге мәкаләдә без сезнең өчен иң танылган интернет-ресурслар җыйдык, алар ярдәмендә сез популяр финанс хезмәтләре турында күбрәк белә аласыз, аларның аермалары турында, норматив җайга салу һәм сезнең,финанс хезмәтләрне кулланучы буларак, хокукларыгызны белә аласыз.
Скандинавия методы белән йөрү – актив ял итү төре генә түгел, ә спорт! Шундый девиз астында атна саен Буа шәһәренең ял паркында яңа методика белән йөрүләр уздырыла. Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәге белгечләре чараларны оештырып кына калмыйча, үзләре дә эштән соң коллектив белән скандинавия методы белән йөрергә чыгалар.
Гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз
2018 елдан бирле физик затларның милек салымнары буенча ташламалар турында гариза тәртибе үзгәрде. Россия Федераль салым хезмәтенең 14.11.2017 № ММВ-7-21/897 Боерыгы белән транспорт, җир салымнар һәм физик затлар мөлкәтенә салым ташламалары ббуенча салым бирү турында гаризаның яңа формасы расланды.
Яңа үрнәктәге гариза тутырганда салым түләүченең сайлау мөмкинлеге бар: ташлама хокукын раслаучы документларны тапшырырга, яки мондый документларның реквизитларын гына хәбәр итәргә. Соңгы очракта салым хезмәткәрләре салым түләүче тарафыннан күрсәтелгән документларны-нигезләрне биргән урынга үзләре мөрәҗәгать итәчәк, ә соңыннан мөрәҗәгать итүчегә ташламалар бирү турында мәгълүмат бирәчәк.
Кичә, 10 апрель көнне Буада «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советларына җәмәгать контролен гамәлгә ашыру» темасына зона семинар – тренингы узды, анда Буа, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре һәм әгъзалары, шулай ук республика районнары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре катнашты.
Бүген 10 апрель көнне Буа муниципаль районы мәктәпләре укучылары "ПроеКТОриЯ" Бөтенроссия ачык дәресенә кушылдылар.
Бүгенге дәрестә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Дәреснең темасы: Менеджмент, идарә һөнәре.
Интернет-портал һәм «ПроеКТОриЯ» Бөтенроссия форумы илнең әйдәп баручы югары уку йортларына һәм Россиянең яшьләр өчен эш бирүче булырга теләгән компанияләренә мотивлаштырылган өлкән сыйныф укучыларына ярдәм итәргә, бер-берсен табарга тиеш.
11 апрельдә 7.30 сәгатьтә Татарстан радиосында Татарстан Росреестры катнашында «Яңа көн» программасы чыгачак. Сүз РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «гаражлар һәм аларга хокук алу тәртибе турында»закон проекты турында барачак. Закон проектын РФ хөкүмәтенә 2019 елның маенда кертү планлаштырыла. Законның үз көченә керү срогы – 2020 ел.
Буа районы зур югалту кичерде. 2019 елның 10 апрелендә күренекле якташыбыз, хезмәт ветераны Хәйбуллин Рафик Хәлим улының йөрәге тибүдән туктады.