Районда язгы кыр эшләре башланды. Аңа беренче булып “Авангард” агрофирмасының Шәмәк бүлекчәсендә керештеләр.
Биредә күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башладылар. Дмитрий Сидоров “Туман-2” агрегатында ике көн эчендә 200 гектарда эш башкарды. Ашламаны “МТЗ-82” тракторларында Илназ Сафин һәм Алексей Иванов ташып өлгертеп торалар.
10 апрель көнне Боерган урта мәктәбенең 5 сыйныф ата - аналар комитеты, "Дус сыйныф серләре" республика конкурсы призеры, балалар белән бергә Казан шәһәрендә "Россия-минем тарихым" мультимедияле тарихи паркы экспозициясендә булды.
"Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә танып-белү экскурсиясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең урта-өлкән төркеме балалары гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәтендә булдылар. Коткаручылар янына балаларны беренче тапкыр бардылар. Балаларга мондый мөһим һөнәр ияләренең ни белән шөгыльләнүен белү бик кызыклы булды.
Әйтик, бөҗәкләрдән һәм талпан энцефалитыннан вакцинация һәм ябык кием ярдәм итәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында. Белгечләр сүзләренә караганда, ябык кием куркыныч бөҗәкләргә тирегә барып җитәргә мөмкинлек бирми. «Шуның белән бергә ачык тән участокларын махсус чаралар белән эшкәртү һәм талпан энцефалитына каршы профилактика вакцинациясе артык булмаячак», - диелә хәбәрдә. Ябык кием астында чалбарга салынган озын җиңле күлмәк исәпләнә. Чалбар да оекбашка һәм итеккә салынган булырга тиеш. Башны яулык белән ябарга киңәш ителә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә ял итүгә яки имин булмаган территорияләргә эшкә чыгучыларга профилактик прививкалар ясарга тәкъдим иттеләр. "Талпаннар кешене тешләргә өлгерсә, бөҗәкне белгечләр алсын өчен, травмпунктка мөрәҗәгать итү яхшырак", - дип өстәделәр ведомствода.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиянең Яшь армиячеләр отряды кызлары сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллинның өенә бардылар.
Буа ветеринария берләшмәсе белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында язгы ветеринария чараларына керештеләр, алар үз эченә лейкоз һәм бруцеллезга лаборатор тикшерү өчен кан алу, туберкулинлаштыру һәм реакция уку, хайванны себер язвасына һәм ЭМКАРга каршы вакцинацияләү, кеше һәм хайваннар өчен аеруча куркыныч авырулар турында белешмәлекләр таратып алдылар.
«Буа: диалог киңлеге» фестиваленең ун театры Буа районының авыл клубларында биш мәйданчыкта үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова хәбәр итте.
Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” нәтиҗәле формалар кулану кысаларында өлкәннәр, буыннар белән инвидуаль алым белән эшләгәндә “терапия хатирәләре” ысулы кулланыла.
Карамакта булган өлкәннәр өчен истәлекләрне торгызу олыгаюга толерант мөнәсәбәт тудыра hәм тормышка активлыкны арттыра. Бу ысул белән эшләгәндә барысы 15 социаль ярдәм алучы катнашты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа региональ бюросы мәгълүматы буенча 2018 елның гыйнварыннан декабренә кадәрге вакыт эчендә (әлеге мәгълүматлар 2019 елның 1 февраленә кадәр алынган иде) төбәкнең 53 иленнән 47 илдә 82 596 кешене корь йоктырды. 72 очракта авыру үлем белән тәмамланган.
Корь буенча (авыруларның иң югары күрсәткечләре) Украина, Грузия, Албания, Черногория, Греция, Румыния, Франция һәм башка илләрдә бик имин булмаган хәл.
Бүген, 11 апрель көнне лицей-интернатта Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә бу уку елында мәгариф Советының өченче киңәйтелгән утырышы узды.