2018 елның 18 декаберендә Буа ГХАТ бүлегендә Миннерафик Хәнәфи улы һәм Сания Ләхәт кызы Кадыйровлар гаиләсе 50 ел бергә, алтын туйларын билгеләп үтте. Шулай ук шул көнне Нургали Әвхади улы һәм Гөлинә Кәмертдин кызы Мингалиевлар 60 еллык Бриллиант туйларын уздырдылар. ГХАТ бүлеге бәйрәмендә, Ибатуллин Рамил һәм Валиуллина Резидә, Кальчев Валерий һәм Федорова Елена үзләренең никахларын законлаштырдылар.
20 декабрьдә 7.20 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова «Business FM Казан» радиосында күчемсез мөлкәтнең кадастр бәясен ничек белергә һәм аның белән килешмәгән очракта нишләргә икәнлеге турында сөйләячәк.
Тапшыру кабатлавы 9.20, 11.20, 13.20, 15.20 һәм 18.15 сәгатьтә чыгачак.
Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Владислав Калашников 25 яшендә Әлши авылына кайтып йорт сатып ала, терлекләр һәм үз күлендә балыклар үрчетә башлый.
Ничек сөтнең-итнең кибеттә сатылганын гына күргән егет, турысын әйтсәң, тирес арасына кайтып эшләргә хәл кылган? Ирекле баштан бит әле.
1 гыйнвардан “Җитеш-терү һәм куллану калдыклары турында”гы 89 номерлы федераль законның 24.7 маддәсе гамәлгә керә. Аның нигезендә калдыклар белән эш итү: аны җыюдан һәм эшкәртүдән алып чүплекләрне юк итүгә кадәр хезмәт региональ операторларга тапшырыла. Республикада хезмәт күрсәтәчәк ике оператор конкурс нигезендә сайлап алынган. Буа, Казан һәм тагын 20 район кергән Көнбатыш зона шул рәвешле “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” Казан идарәче компаниясе карамагына тапшырылган. Шушы көннәрдә аның җитәкчесе Сергей Богатов, белгечләр Буага килеп, Идел аръягы районнарының каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнүче торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Чөнки төп үзгәрешләр нәкъ менә авыл җирлекләренә кагыла, калдыкларны алардан да үзәкләштерелгән рәвештә чыгара башлаячаклар. Аларны ничек җыю – контейнерлар урнаштырыпмы яисә капчыклапмы – авыл җыеннарында хәл ителергә тиеш.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге түбәндәгеләрне искәртә: ирекле әйләнешкә тыелган әйберләрне ирекле рәвештә тапшыру җинаять җаваплылыгыннан азат итә.
19 декабрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында "Манзара" татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасы чыгачак.
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә автомобиль һәм мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды.
Буа муниципаль районы махсус Ford Transit автобусы алды. Яңа автобус мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртү өчен файдаланылачак, дип хәбәр ителә ул балаларны куркынычсыз транспорт белән тәэмин итү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән җиһазландырылган.
Шулай ук бүген Президент кулыннан безнең районның Исәк, Нурлат һәм Килдураз авыл җирлекләре башлыклары яңа автомобиль ачкычларын алды, алар ТР Муниципаль берәмлекләр советының республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципалитетлар арасына керде.
2018 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент уздыруны регламентлаучы документлар пакеты кабул ителде.
Президент каршындагы стратегик үсеш Советы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Әлеге чаралар эшмәкәр буларак теркәлүне һәм исәп-хисап эшен гадиләштерүне, яңа ташламалар алуны, шулай ук муниципаль милеккә һәм дәүләт заказларына керү мөмкинлеген киңәйтүне үз эченә ала. Барлык чаралар да 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.