ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле салым түләүчеләр!
        Салым органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфаты турында фикер алышу максатында, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 8 районара инспекциясе салым түләүчеләргә "QR-анкеталаштыру " сервисыннан файдаланып, салым органы эшчәнлеген тиз арада бәяләүнең уңайлы ысулы тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды

20 декабрьдә Казанда УНИКС мәдәният-спорт комплексында Татарстан Республикасында "Син-эшкуар" федераль мәгариф программасы форумы узды. Киңлекнең 5 катында 1000гә якын булачак һәм эшләп килүче эшкуар, Икътисад министрлыгы, банклар, бизнес-сервис вәкилләре җыелды.

Кичә, 20 декабрьдә, "Пирамида " мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә торган «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, республиканың иң экологик предприятиеләре, табигатьне сакларга өйрәтә торган уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм халыкны экология мәсьәләләрендә белем бирүче журналистлар катнашты.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсе узды. Республика киңәшмәсендә Буа муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов һәм Буа шәһәренең ял үзәге директоры Илнар Талипов катнашты. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Буа шәһәренең "Ял итү үзәге" муниципаль кинотеатрлары арасында "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иң яхшы киноучреждениесе" номинациясендә өченче урын алды. Татарстан киносын алга этәрүдә шәхси өлеше һәм 2018 елда уздырыла торган чараларның югары дәрәҗәсе өчен ял үзәге директоры Илнар Талиповка диплом тапшырылды. Әйтергә кирәк, ике ел элек бу конкурста район 26 нчы урында иде, узган ел 6 нчы урынны алды, быел 3 нче урында. Котлыйбыз!

Кичә, 19 декабрьдә, Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең, Буа муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиянең, террорчылыкка каршы комиссиясенең уртак утырышы узды.

Арча педагогика көллияте базасында. Г. Тукай исемендәге балалар бакчаларының рус телле тәрбиячеләре арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2018" Республика һөнәри осталык конкурсы узды. Буа районын конкурста муниципаль этап җиңүчесе, "АК КАЕН" балалар бакчасы тәрбиячесе Алеся Матвеева тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Алеся Владимировна "Идеяләр калейдоскобы"номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Татарстанда Студентлар отрядлары юбилеен билгеләп үттеләр һәм "Елның студентлар хезмәт отряды - 2018" конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Студент отрядлары үсеше эшчәнлегендә иң яхшы һөнәри белем бирү оешмасы дип Буа ветеринария техникумы танылды. Буа техникумы 50 мең сумлык сертификат алды!


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләр турында доклад белән Мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов һәм шәһәр мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Район мәдәният йорты директоры Нурия Гайнуллова Яңа ел бәйрәмнәренә чыгу графигы һәм программаны оештыру таләпләре белән таныштырды.

 

Мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләргә һәм иҗат коллективларына халыкара һәм төбәкара конкурсларда катнашкан өчен дипломнар, сертификатлар һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Горький тимер юлының Казан узелының ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин Горький тимер юлы башлыгы Александр Черемнов исеменнән Мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймрановка һәм туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗановага истәлекле сәгатьләр тапшырды.

Бүген, 19 декабрьдә, район Советы утырышы залында Буа муниципаль районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән мәгариф Советы утырышында кабул ителгән карарларны үтәү буенча район башлыгы Марат Җәббаров катнашында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International